8 февраль - яшь герой-антифашистны искә алу көне. Бу көнне тыныч вакытта гына түгел, Бөек Ватан сугышы елларында да дөнья өчен көрәшкән балаларны искә алалар. Лельвиж авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Балалар - геройлар"дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Китапханә хезмәткәре Эльмира Дамировна балаларга Лёня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик батырлыклары буыннар хәтерендә калырлык башка пионерлар турында сөйләде.
12 февральдә Кукмарада "Кукмара" чаңгы базасында «Татарстан чаңгы юллары-2022»узачак.
Районда юлларның озынлыгы 378 километр тәшкил итә.
07.02.2002-18.02.2002 елларда "Татарстан Республикасында(Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Кукмара филиалы бүлекчәсе белгечләре парфюмерия - косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
9 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәге балалары өчен китапханә буенча экскурсия һәм «Вакыт безне сайлады» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Китапханәче Гайнетдинова Нурия балаларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырды, солдатларның авыр шартларда үз бурычларын батырларча үтәүләре, хәрби антка һәм бурычка тугрылык саклаулары турында сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Әлеге вакыйга уңаеннан Байлангар авылы китапханәсендә “Татарстан Республикасының 30 еллыгы” дигән исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә әлеге символ раслаган тарихи шартларны чагылдыручы китаплар куелган.
Ядегәр авылы китапханәчесе Миңнебаева Д.Х. электрон презентация ярдәмендә «Куркынычсыз интернет» дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Чара "Бал кортлары тарихлары" дигән күңелле мультфильм карау белән тәмамланды.
Трыш авылы китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясендә катнашты. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында разведчикларның батырлыгы турында язылган әдәби әсәрләр белән танышты.
Зур Кукмара урта мәктәбенең 2 б класс укучылары өчен “Начар гадәт белән дус булма” дигән темага сәламәтлек дәресе үтте. Гадәт сүзенең нәрсә аңлатуы турында сөйләнде, аның уңай һәм тискәре яклары булуы әйтелде. Укучыларга өйдә, мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз – үзеңне әдәпле тотарга, “шифалы” сүзләрне куллана белергә кирәклеге, начар гадәтләргә иярмәскә икәнлеге аңлатылды.