ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

7 декабрь көнне Кукмара Үзәк китапханәсәндә «Ватаным Татарстан» журналистлары белән очрашу булды. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, аның барышында үзләрен кызыксындырган темаларга сораулар бирделәр һәм үз киңәшләре белән уртаклаштылар.

Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Х.В.Ваһапов исемендәге  Березняк мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кунакта булды. Балалар өчен экскурсия һәм «Тынычлык безнең тирәдә» дип исемләнгән экологик викторина үткәрелде. Алар хайваннар, үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр турында төрле сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү һәм табигать турында видеороликлар карау белән тәмамланды.

7 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Мәмәшир урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова китапханә буйлап экскурсия һәм «Без үз геройларыбызны хәтерлибез» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Презентация ярдәмендә китапханәче балаларга югары исемнәргә һәм бүләкләргә лаек булган сугышчыларның А.Суворов, М. Кутузов, Ф. Ушаков һәм башка бик күп геройлар үлемсез батырлыклары турында сөйләде.

Кайсы гына тармакны алып карасак та, пандемия анда үз кагыйдәләрен урнаштырды. Төрле чикләүләр кертелү күп кенә эшкуарларны да пошаманга салды. Соңгы арада QR-кодлар кертелүгә бәйле вәзгыять хәлләрне тагын да кискенләштерде. Мондый шартларда бизнесны ничек саклап калырга? Эшмәкәрләргә хөкүмәт тарафыннан күрсәтелә торган финанс ярдәмнәре турында без район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Чулпан Хәнәфина белән сөйләштек.

  Инвалидлар декадасы кысаларында, Кукмара муниципаль районындагы «Милосердие» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәктәп яшендәге балалар арасында тәрбияче Каримова А.Х. «Минем иң яхшы дустым» дигән темага рәсем конкурсы үткәрде.

Ядегәр урта мәктәбенең 8-9 сыныф укучылары китапханәдә экскурсиядә булды

Бүген  Камышлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары С.В.Михалков исемендәге китапханәдә  экскурсиядә булды.

 

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны уртак кабул итү


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

    2021 елның 3-5 декабрендә Россия хоккееның 75 еллыгына һәм туган телләр һәм бердәмлек елына багышланган 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча төбәкара турнир узды. Турнирда  «Ягуар» Кукмарадан,  «Белые Медведи» Ижевскидан, «Чаллы» Яр Чаллыдан , «Союз» Кировтан, «Северная Олимпия» Сыктывкардан, «Ак Бүре» Казаннан  командалар катнаштылар.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен Волонтерлар коне үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International