ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 1 ноябрендә  Кукмара «Олимп» һәм Минзәләнең «Кречеты» командалары арасында 2008 елда туган командалар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Олимп» файдасына 10:3 исәбе белән тәмамланды.

1 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Радуга» клубының чираттагы дәресе - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Русь великая, Русь загадочная» дип исемләнгән дәрес-презентация узды. Дәрес барышында балалар 1612 елгы вакыйгалар белән танышты, Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итү,  Минин һәм Пожарский батырлыгы турында белде. Презентация күрсәтелде. Чара «4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне» дигән видеоролик карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.

Манзарас мәктәбенең “Әкият” иҗат коллективы Яр Чаллы шәһәрендә узган “Зөбәрҗәт яңгыр” II халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында икенче урынны алды.

Район Мәдәният йортында Кукмара балалар музыка мәктәбенең 55 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм концерты булды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның  29-31 октябрендә 2013 елда туган командалар арасында хоккей буенча «Көзге кубогы» турниры узды. Турнирда Кукмара «Ягуар», Краснокамскның «Красная звезда», Ульяновскның «Лидер», «Снежные барсы», Арча, «Олимп», Самара, «Авангард» Уфа командалары  катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча өченче  урынны – Самара «Олимп» командасы, икенче урынны – Кукмара «Ягуар», беренче урынны-Краснокамскның «Красная звезда» командасы алды. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Илшат Нәҗипов танылды.

    УДМС начальнигы Илсур Кашапов призерларны җиңүләре белән котлады һәм кубоклар, грамоталар, медальләр һәм баллы призлар тапшырды. Турнирны оештырган өчен «Ягуар-2013 " командасының ата-аналарына  зур рәхмәт белдерәбез.

Халыкара премиянең иң яхшы проектлары өчен халык тавыш бирүе башланды #МЫВМЕСТЕ

Квалификация күтәрү программалары турында

2021 елның 2 ноябрендә 9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара ш., Степан Разин ур., 63 адресы буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә суд приставлары, прокуратура вәкилләре, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары, опека һәм попечительлек бүлеге, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, социаль яклау бүлеге белгечләре катнашында, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү максатыннан, гражданнарны кабул итү булачак. Барлык теләүчеләр чакырыла катнашырга.


31
октябрь, 2021 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International