ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче Леонтьева Дарья «Абилимпикс»  мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында VII Милли чемпионатның төбәк этабында катнашты һәм 3 нче урынны алды. Җитәкчесе Борковских Асия Кадыйр кызы.

28 сентябрь көнне Комсомол мәйданында ачык һавада уку залы эшләде. С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова балалар өчен «Буду я природе другом» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар көз турында шигырьләр укыды, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде.

 

С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчеләре әти-әниләр өчен  “Бергәләп коррупциягә каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде һәм “Нәрсә ул коррупция?», “Без коррупциягә каршы” дип исемләнгән  буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырды


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Ремонт эшләре 31 декабрьгә кадәр төгәлләнер дип көтелә.

28 сентябрь көнне Комсомол мәйданында (Комаровлар сарае) ачык һавада уку залы эшләде. Үзәк һәм С В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларны һәм өлкәннәрне яңа китаплар һәм журналлар белән таныштырдылар. Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова В.Г. А. Булатов исемендәге лицейның өлкән сыйныф укучылары өчен «Без коррупциясез дөнья өчен»дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә ахырында «Коррупция белән көрәш-һәркемнең эше» дигән буклет һәм белешмәлекләр таратылды.

 


 

Районда барлыгы 15 теркәү, 93 санау участогы эшләячәк.

2021 елның 25 сентябрендә Казан шәһәрендә киокусинкай каратэ буенча "Яшүсмер" яшьләр (яшүсмерләр) клубы Беренчелеге булып узды.
Яшьләр (яшүсмерләр) клубында тәрбияләнүчеләр призлы урыннар яуладылар:
Шәйдуллина Розалия 3 урын, Вакилова Азалия 3 урын, Караваева Алинә 2 урын, Гарипов Йосыф 2 урын. Балаларга өстәмә белем бирү педагоглары: Абдуллин Нурзат Алмаз улы, Галәветдинов Алмаз Фәрит улы, Мифтахова Гүзәл Рәсим кызы әзерләде.


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

27 сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 5а сыйныф укучылары өчен “По морям, по волнам” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Укучылар диңгез һәм океаннар турында кызыклы фактлар, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге, мәкальләр һәм әйтемнәр белән танышты, табышмаклар һәм викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм «Море, пальмы и песок» видеофильмын карау белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International