ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - Идарә) кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2021 елның 02-13 августында җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 яки 2-72-05 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә даими рәвештә Медицина сәгате уздырыла. Гөлчәчәк Илдар кызы Шакирҗанова үткәргән дәрестә «Телефонның күрү сәләтенә йогынтысы»турында сөйләнде.


6
август, 2021 ел
җомга

6 август көнне Үзәк китапханәдә «Современница» хатын-кызлар клубының "Туклану һәм сәламәтлек: ничек дөрес тукланырга?" темасына багышланган чираттагы утырышы узды. Клуб әгъзалары китапханәче Пахомова В.Г. белән бергәләп, “Нинди туклануны сәламәт туклану,-дип атарга була? Яхшы кәеф булсын өчен өчен нәрсә эшләргә кирәк?”- дигән сорауларга җавап эзләделәр.

 

2021 елның 2 августыннан 13 августына кадәр "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы (Татарстан) ТОУ белгечләре Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге "федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Кукмара районындагы филиалының Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча "кайнар линия" үткәрә

1. Метеорологик фараз
Кисәтү
2021 елның 6 августыннан 16 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф)сакланачак
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
2021 елның 7 августына
2021 елның 6 август 18 сәгатьтән 7 август 18 сәгатькә кадәр

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, 4-9, урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +11..+16˚.
Көндез максималь һава температурасы +25..+27˚.


5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

3 август көнне Үзәк китапханәгә экскурсия белән ДБУ "мәдәни үзәк" хезмәткәрләре килде.Я. е. Емельяновның" керәшеннәрнең халык-җыр иҗатын, декоратив-гамәли сәнгатен өйрәнү " темасына чыгышы булды.

5 нче август көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., “Сөембикә” клубына йөрүчеләр өчен «Табигать – тиңсез хәзинә» дигән чара үткәрде. Алар табигать кочагында татар язучыларның, якташ язучыларыбызның табигатькә багышланган шигырьләрен укыдылар.

Быел «Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «иҗтимагый инициатива – 2021» республика конкурсында «Серебряный волонтерлар клубы» проекты белән җиңү яуладылар.


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Район хастаханәсе ике «Лада Ларгус»автомобиле алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International