ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Кукмара районы авыл җирлекләрендә Сабантуй - 2021 милли бәйрәмен уздыру графигы

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көненә Аш-Бузи авылы  китапханәчесе төрле яшьтәге балалар өчен “Табигатькә игелекле булыйк” дип исемләнгән экология сәгате үткәрде. Чара барышында балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мохиттән башка яши алмавын аңладылар.


6
июнь, 2021 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


4
июнь, 2021 ел
җомга

4 июнь көнне китапханәче Салимова Т.Х. АНО  “ЦСП “НАЗ” да ял итүчеләр өчен “ Җир бәйрәме – Сабантуй” дигән тематик сәгать уздырды. Чара барышында Сабантуй тарихы, йолалары белән таныштылар. Әлеге чарада якташ язучы Дальфира апа Галимова да катнашты, шигырьләрен сөйләде. Биредә ял итучеләр, якташ язучыларыбызның Сабантуйга багышланган шигырьләрен укыдылар.

2021 елның 4 июнендә тренерлар  Илдар  Ганиев һәм Андрей Туктамышев «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән күңелле стартлар уздырдылар.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

        6 июнь һәр елны Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна  укучылар һәм шәһәр халкы өчен китапханә территориясендә «В память о Пушкине» дигән күргәзмә әзерләде. Биредә шулай ук «Мы вновь читаем Пушкинские строки», исемле акция үткәрелде. Әлеге акциядә өлкәннәр һәм балалар Пушкинның үзләре яраткан шигырьләрен укыдылар.

«Fit 5» Махсус Олимпиада проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар катнашында «Кояшлы зайчик» дигән спорт-күңел ачу чарасы узган.

«җәйге чорда балалар травматизмын кисәтү» дигән темага «Медицина сәгате»үткәрде.

Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында 10 июнь көнне 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «ачык ишекләр» көне узачак, ул ТР, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ворошилов ур., 28, тел. 2-72-05 адресы буенча Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International