ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

«Кояшкай» балалар бакчасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган “Идел буе халык уеннары буенча мастер-класс” үткәрелде. Балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова балаларга туган телгә, халык иҗатына, гореф-гадәтләренә сакчыл караш тәрбияләү кирәклеге турында сөйләде, китапларга күзәтү үткәрде. Идел буенда төрле милләт кешеләре яши. Һәр халыкның үз уеннары, бәйрәмнәре, җырлары, әкиятләре бар. Балалар төрле халык биюләрен биеп күрсәтте: татар -"Чума үрдәк, чума каз", удмурт - "Водяной", рус - "Гори - гори ясно", мари - "Биляши".

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Югары Кузмис авылы китапханәсендә “Югары бурыч - Ватанны саклаучы” дигән патриотик сәгать булып узды. Чара барышында китапханәче катнашучыларга бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре, хәрби бүләкләр һәм һөнәрләр, кораллы көчләр төрләре турында сөйләде. Балалар үзләре яшәгән вакытта бәйрәмнең берничә тапкыр исемен үзгәртүен, һәр киләсе исемне аңлатуын белделәр. Ә викторинада катнашып, яхшы эрудиция һәм зирәклек күрсәттеләр.

Айрат Нигъмәтҗанов шөгыльләнүчесе Ислам Шәфыйков авыл районнары арасында өченче урынны алды. Исламны котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуларында уңышлар телибез.


23
февраль, 2021 ел
сишәмбе

1. Метеорологик фараз

2021 елның 16 февраленнән Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү билгеләнгән: һава температурасы нормадан 9-15% ка түбән, минималь температура -25..-30, аерым районнарда -37. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 24 февралендә төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-17 м / с тизлектә көчле җил саклана.

2021 елның 24 февраленә

2021 елның 23 февраль 18 сәгатьтән 24 февраль 18 сәгатькә кадәр

 


22
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


21
февраль, 2021 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2021 елның 20 февралендә чаңгы базасында Кукмара мөхтәсибе призына чаңгы ярышлары узды.

2021 елның 18-20 февралендә 2011 елда  туган командалар  арасында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына хоккей турнирының 3 нче этабы узды.

2021 елның 19 февралендә чаңгы ярышлары буенча тренерлар тәрбияләнүчеләр арасында  «Мәгълүмати куркынычсызлык» темасына белешмәлекләр тараттылар.


20
февраль, 2021 ел
шимбә

Көндәлек оператив фараз


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International