21 январь - 21 февраль көннәрендә Нижнекамск шәһәрендә балалар, яшүсмерләр һәм олылар иҗатының республикакүләм "Туган телгә мәдхия" фестиваль-конкурсы үткәрелде. Конкурсның төп максаты - туган телгә карата мәхәббәтне, мөнәсәбәтне яхшырту, үстерү, киңәйтү. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Кукмара балалар музыка мәктәбенең "Сандугач" вокаль ансамбле 1 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчеләре-Каримуллин Н.Р., Юзмеева З.А.), Хасанова Мәдинә 1 нче дәрәҗә Лауреат (җитәкчесе-Каримуллин Н.Р.), Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Каримуллин Нияз Ришат улы 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
2021 елның 15-25 февралендә туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Бала телләр дөньясында " дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды.
«Чаңгы узышлары» бүлегендә тәрбияләнүчеләре Николаев Артем, Васильев Дмитрий, Михайлов Кирилл, Романов Даниил, Петров Егор, Димитриева Кристина 2021 елның 17-21 февралендә Казан шәһәрендә узган «Татарстан өметләре» дигән чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар
2021 елның 23 февралендә Биектау авылында 2013 елда туган командалар арасында хоккей буенча фестиваль узды
Мамадыш шәһәрендә 2013 елда туган командалар арасында хоккей буенча турнир узды.
Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Казан шәһәренең «Зилант» командалары арасында 2006 елгы Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.
2021 елның 21 февралендә Кукмара шәһәренең «Акулы» һәм Казан шәһәренең «Динамо» командалары арасында 2009 елгы Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Динамо» файдасына 1:9 исәбе белән тәмамланды.
Конкурста Вахит, Зур Кукмара, Күкшел, Сәрдекбаш һәм Ядегәр авылларыннан килгән талантлы егетләр катнашты.
Балалар тернәкләндерү үзәгенә әйләнеп кайткач, алар каралган фильм һәм, гомумән, күңелле сәяхәт турында фикер алыштылар.
Бүген Кукмарага эш визиты белән Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан килде.