ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Гражданнарны бергәләп кабул итү


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте.

Татарстан Республикасында азык әзерләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бүгенге көнгә 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Дымлылык саклану сәбәпле, темплар түбән.

Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында 2020 елның 18 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «ачык ишекләр» көне үткәрелә, ул Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Кукмара районы, Кукмара ш., Ворошилов ур., 28, тел. 2-72-05.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм "Ачык ишекләр" көнендә кабул итү 2-72-05 телефоны буенча алдан язылып булачак.


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермерлар көне белән котлыйм!


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Метеорологик фараз 

Начар метеорологик күренешләр

2020 елның 10 июненә

9 июнь 20 сәгатьтән 10 июнь 18 сәгатькә кадәр

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Аязучан болытлы һава.

Кыска вакытлы яңгырлар, төнлә урыны белән.

Көндез урыны белән яшен, урыны белән яшен.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 5-10 м, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 23 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +13..+16˚.

Көндез максималь һава температурасы +22..+25˚.

Татарстанда аеруча 25-34 яшьтәгеләр кан тапшыруда актив катнаша. Республика кан үзәгеннән хәбәр итүләренә караганда республикада ел саен 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү өчен кан тапшыра.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында цифрлы технологияләр нигезендә Татарстан фермерларының азык-төлек продукциясен сату системасын үстерү планлаштырыла. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Татарстанның Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге, фермер хуҗалыклары вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстанда кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү белән шөгыльләнүче предприятиеләр вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International