Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында сөйләде.
26.06.2020 15.00 – 16.00
Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе Россия Федерациясендә Балачак ун еллыгына багышланган
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү
Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
2020 елның 21 июненә
20 июнь 18 сәгатьтән 21 июнь 18 сәгатькә кадәр
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Көндез явым - төшемсез.
Җил төньяктан,төньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр..+11˚.
Көндез максималь һава температурасы +16..+19˚.
“Рассвет” хуҗалыгында семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада катнашучылар “Рассвет” хуҗалыгының иген кырларын карадылар, Югары Күзмис авылында яңа төзелә торган мегафермада эш барышы белән таныштылар. Әлеге ферма 1500 савым сыерга исәпләнгән, ул заманча саву заллары белән җиһазландырылган булачак. Ферма хуҗалыкка сөтлебикәләрнең санын тагын 500 башка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә “Рассвет”та 1000 баш савым сыер исәпләнә.
Фотоларны социаль челтәрләрдә үз профилеңдә урнаштырырга мөмкин булачак. Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, «Хәтер шәме» акциясе Кукмарада онлайн-режимда узачак.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы урнашты, шул ук вакытта һава температурасы елның шушы чоры өчен уртача күпьеллык күрсәткечләрдән артып китә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия экспорт үзәге» АҖ чит ил базарларына агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаручы Россия экспортерларына субсидияләр бирүгә заявкалар кабул итә.
«Мәгариф " милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Росток» үзәге базасында «Без бергә» дигән консультация үзәге оештырылды, ул балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә), шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләүче гражданнарга түләүсез психологик-педагогик, консультатив һәм методик ярдәм күрсәтү өчен оештырылды. Консультация үзәге белгечләре балаларны укыту һәм тәрбияләү, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тормышка ашыру, белем бирү һәм укыту рәвешләрен сайлау һәм балаларны үстерү белән бәйле башка мәсьәләләр буенча көндезге, дистанцион һәм күчмә консультацияләр үткәрәләр.
Кукмара «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы финанс ярдәме белән «карау мәктәбе» программасы буенча дәресләр үткәрү өчен кабинет җиһазландырылды.
«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба – министрлык) 2020 елның 26 июнендә 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында Җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Сезне түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны җәлеп итү максатларында чара турында мәгълүматны таратуыгызны, шулай ук аларның видеоконференциядә катнашуларын оештыруда ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз. Әлеге тематикага караган сорауларны министрлыкка, мөмкин булганча, 2020 елның 23 июненә кадәр, электрон почта адресына алдан җибәрүегезне сорыйбыз Kseniya.Martochkina@tatar.ru к