ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2020 ел
шимбә

    “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре “Арт-терапия “Күңел бизәкләре”  технологиясен тормышка ашыра башладылар.  Аның максаты- өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуын арттыра.   

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклару ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 159 млн. сумнан артык.

Унбишенче майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өч гаилә династиясен хөрмәтләделәр.

Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды. 

Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Алтын мирас - Алтын Мирас"Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивалендә катнаштылар. "Хореография" номинациясендә - "Кукмара" хореография коллективы - 1 дәрәҗә лауреат дипломы (җитәкчесе Вәлиуллина Л. Р.). "Мода театры" номинациясендә - "Voilok fashion" Мода театры шулай ук 1 дәрәҗә лауреат дипломын яулады. (җитәкчесе Гатина Г. И.һәм Вилданова М. М.). "Вокал башкару" номинациясендә - Фатхуллин Азат-2 дәрәҗә лауреат Дипломы һәм Хантимирова Рисана-3 дәрәҗә Лауреат (җитәкче Хөснетдинова Л. М.).

Гражданлык-патриотик аңын, кече Ватанга мәхәббәт, аның мәдәни һәм тарихи мирасын хөрмәт итү, Кукмара районы халкының иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру максатыннан, Кукмара балалар сәнгать мәктәбе видеоязмалар аша ТАССРның 100 еллыгына багышланган район видеороликлар конкурсы оештырды. Конкурска Кукмара районы һәм Татарстан территориясендә урнашкан табигый, мәдәни, тарихи һәм туристлык объектларының байлыгы һәм төрлелеге турында видеоэшләр кабул ителде.

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.  


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Метеорологик фараз

2020 елның 14 маена кадәр

2020 елның 13 май 18 сәгатьтән 14 май 18 сәгатькә кадәр

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә яңгыр, көндез явым - төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба секундына 7-12 м, төнлә көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +1..+4, туфракта һәм һавада урыны белән -2.

Көндез максималь һава температурасы +13..+16˚.

2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең гражданнарны бергәләп кабул итүе видеоэлемтә режимында узачак. Кабул итүгә язылу өчен Телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Ростсельмаш компаниясе «Ставим рекорды вместе» («Бергәләп рекордлар куябыз») программасының старты турында игълан итә, нәтиҗәләр буенча иң яхшы 30 хуҗалык бүләккә 2020 елгы LADA 4×4 Urban 3D автомобильләре алачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International