ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2020 ел
шимбә

"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы хәбәр иткәнчә, 2020 елның 17-19 мартында 08:00 дән 18:00 гә кадәр Шәмәрдән т.п. радиотелеүзәгендә телеканалларны цифрлы форматта эфирлы трансляцияләүне гамәлгә ашыручы тапшыручы җиһазларны резервлау системасын монтажлау, 1 һәм 2 федераль мультиплекслар (РТРС-1, РТРС-2) цифрлы телерадиотапшыруларның техник чараларын сүндереп тору эшләре башкарылачак.


13
март, 2020 ел
җомга

12 март көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы «Шәфкать» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен «Әдәпле фәннәр мәктәбе» дип исемләнгән этикет сәгате үткәрде. Чара барышында Гөлнара Фәритовна компьютер презентациясе ярдәмендә балаларга «этикет» сүзе кайдан килеп җитүе, транспортта, урамда, әби-бабайлар, әти-әниләр, яшьтәшләре белән үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

12 март көнне Кукмара Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна АНО “ЦСП “Наз” да ял итүчеләр өчен “Возраст для веселья не помеха” исемле ял сәгате үткәрде.

 

Чара ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган иде.

Район мәдәният йорты каршында оештырылган Автоклуб Татар Толлысы авыл мәдәният йортына "Авыл киче"дип исемләнгән концерт программасы белән барды.
Концерт репертуары төрле иде: дәртле биюләр, җырлар, шигырьләр, аларны тамашачылар лаеклы бәяләде. Барлык сәнгать номерлары да салмак кына бер-берсе белән гармонияләштерде.
Концерт тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм Кәчимер авылында яшәүчеләр күңелендә иң матур тәэсирләр калдырды

Югары Күзмис авылы китапханәчесе “Шундыкар” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр  өчен  “Яз күперләре” дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Балалар язгы айлар турында күп кенә кызыклы яңалыклар белделәр, табигатьнең яз көне ничек үзгәрүе турында сөйләштеләр, язгы табышмакларны рәхәтләнеп чиштеләр. Удмуртия язучысы Вениамин Ившинның «Паймытысь дуннен» (Гаҗәп дөньяда) китабы буенча, яз турында шигырьләр һәм хикәяләр укып, халык сынамышлары белән танышканнар.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Аш-Бузи авылы китапханәчесе Кукмара районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Туган ягым буенча сәяхәт” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Балалар китапханәсе «Йолдызлык» балалар бакчасы белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Сөйлим әнием телендә” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Конкурста Туембаш, Кошкино, Сәрдекбаш, Мәмәшир авылларының төрле яшьтәге балалар бакчалары балалары катнашты. Балалар китапханәсе  хезмәткәре Фирдания Закирова балаларны табигать, байлык, символика, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм Татарстан шәһәрләренең истәлекле урыннары белән таныштырды.

Балалар туган җиргә һәм туган якка багышланган татар шагыйрьләре Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, Р. Вәлиеваның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри яшь категорияләре һәм төрле номинацияләр буенча нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International