Мәмәшир авылы китапханәчесе югары сыйныф укучылары белән "Наркомания-гасыр чире" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар наркотик чаралар кабул итү нәтиҗәләре белән танышты. Соңыннан әлеге тема буенча анкета тутырылды.
Кукмара оешуга 90 ел тулу уңаеннан Пычак авылы китапханәчесе берләшмәгә йөрүче балалар белән «Знайки» һәм «Умейки»командаларына бүленеп «Кукмор – мой край родной» дип исемләнгән уен викторина үткәрде. Балалар туган ягыбыз турындагы белемнәрен сынадылар.“История Кукмора” дигән китапка күзәтү үткәрелде.
17 март көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче балаларга «Татарстан – безнең туган йортыбыз» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар флагтагы төсләрнең нәрсә икәнен, гербтагы Барсның канатлары нәрсәне аңлата, Татарстан җирендә нинди елгалар ага, нинди шәһәрләр урнашканлыгын белде, аларның истәлекле урыннары белән һәм татар язучыларының китаплары белән танышты.
2020 елның 15 мартында «Олимп» спорт мәктәбендә мөселман командалары арасында Кукмара мөхтәсибәте ярдәмендә хоккей буенча республика турниры булып узды.
2020 елның 14 мартында «Олимп» спорт мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Кукмара районының 90 еллыгына багышланган «Магистрат Кубогына» 2012 елда туган командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Казан шәһәренең «Ак Бүре», «Восток» Мари-Төрек, «Ягуар-1», « Ягуар-2», Кукмара командалары катнашты.
Альбина Фәйзуллина( лицей) 51кг авырлык категориясендә көмеш призер булды, Айдар Шәйхетдинов ( гимназия) 35кг авырлык категориясендә, Денис Трофимов (3нче мәктәп) 59кг авырлык категориясендә, Рузил Тимербаев (Югары Арбаш урта мәктәбе) 71 кг авырлык категориясендә бронза медаль яулады.
Арча командасы җиңүче булды, икенче урында – Әтнә, өченчедә – Кукмара.
Март аеннан электр энергиясе өчен «Татэнергосбыт " АҖнән аерым квитанция алынмаячак
Янсыбы авылында урам бәйрәменең икенчесе үткәрелде. Гадәттәгечә, тамашачылар иң элек коймак белән чәйдән авыз итте, күргәзмә карады, зур экраннан иске фотолардан төзелгән презентация карады.
Трыш авылы клубында Сәрдекбаш балалар бакчасы көче белән оештырылган "Гаилә бәхете-балада" дип исемләнгән хәйрия концерты үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең матур чыгышлары белән сөендерде.