ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2020 ел
җомга

6 март көнне «Современница» клубы әгъзалары үзәк китапханәдә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чираттагы утырышка җыелдылар. Бу көнне клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна чын бәйрәм  әзерләде. Хатын-кызлар үзләренең кечкенә йомшаклыклары турында сөйләделәр, хатын-кыз хәйләләре һәм серләре белән уртаклаштылар. Конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар. Укучылар өчен «О, женщина, краса земная” дигән күргәзмә эшләнде.Анда  төп геройлары-хатын-кызлар булган китаплар куелды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте

5 март көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Салимова Тәскирә Харис кызы, АНО “ЦСП” "Наз”  пенсионерлар өчен "Гүзәл затлар"дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чара барышында Тәскирә Харисовна ял итүчеләрне бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, җирле язучы Р.Фәттахова хатын-кызлар турында үз шигырьләрен укыды. Төрле уеннар, викториналар, конкурслар күңелле бәйрәм рухы тудырды.

5 март көнне Кукмара балалар музыка мәктәбендә 8 Март - халыкара хатын-кызлар көненә һәм ватанны саклаучылар көненә багышланган "Язгы сулыш" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Мамашир урта мәктәбе базасында информатика укытучыларының "Информатика дәресләрендә укуларны формалаштырганда укучыларның һөнәри ориентациясе" дигән темага семинары узды. Семинарда "Информатика" фәнен укытуның актуаль мәсьәләләре каралды.

Аш-Буҗи клубында, мәктәп белән бергә,"Кояш кебек әни кирәк,әни янына әтидә кирәк"дигән КВН узды.Анда гаиләләр арасында төрле юнәлештәге кызыклы ярышлар булды.ТАССРның 100 еллыгына һәм 8 мартка карата концерт өлешендә, килгән тамашачы җылы кабул итте.

Чарлы авыл мәдәният йортында " Без бергә! 23+8" чарасы Чарлы авылы урта мәктәбе укучылары катнашында, мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән үткәрелде. Концерт программасы 2 бәйрәмне берләштерде. Әниләргә һәм әтиләргә багышланган җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, сәхнәләр куелды. Чарада 107 кеше катнашты. Тамашачылар фикере буенча, әлеге чара бик канәгатьләнү тудырды.

Иске Юмья мәдәният йорты хезмәткәрләренең «Туган телеңне белмичә, башка телеңне өйрәнмисең»Төбәкара очрашуында катнашуы. Шулай ук удмуртларның фольклор уеннары, биюләре, гореф-гадәтләре күрсәтелде. Мондый очрашулар удмурт халкының телен һәм мәдәниятен саклап калуга юнәлдерелгән.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 4 мартында чаңгы базасында Кукмара районының 90 еллыгына багышланган башлангыч сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы буенча фестиваль узды.

Бүген Ятмас Дусай авыл җирлеге башлыгы, Ятмас Дусай мәдәният йорты хезмәткәрләре, ветераннар Советы Рәисе, социаль хезмәткәр, укучылар, китапханәче тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырдылар

Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International