ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Гөрләвек» балалар бакчасына йөрүче балалалар өчен «Минем Татарстан» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үз рәсемнәрендә безнең як табигатен: хайваннарны һәм кошларны, Татарстанның символикасын, истәлекле урыннарын сурәтләде.

2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» ачылачак.

Ел саен бөтен дөньяда меңләгән кеше мартның һәр беренче чәршәмбесен кычкырып укуга багышлый. Шул максаттан, Югары Арбаш авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп балалары белән  Р. Миңнуллинның, Ш. Галиевның, Й. Шәрәпованың яраткан әсәрләреннән кычкырып уку оештырды.

Район мәдәният йорты каршында оештырылган Автоклуб Кәчимер авыл клубына "Авыл киче"дип исемләнгән концерт программасы белән барды.
Концерт репертуары төрле иде: дәртле биюләр, җырлар, шигырьләр, аларны тамашачылар лаеклы бәяләде. Барлык сәнгать номерлары да салмак кына бер-берсе белән гармонияләштерде.
Концерт тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм Кәчимер авылында яшәүчеләр күңелендә иң матур тәэсирләр калдырды

Дәүләт программасы «Озак вакытлы карау системасын»  тормышка ашыру кысаларында, Кукмара муниципаль районында ГАУС Кукмара узәк хастаханә терапевтлары һәм КСЦОН «Тылсым» белгечләре белән берлектә 18.02.20, 19.02.20 һәм 26.02.20 Мобиль бригадалар»  составында хезмәт күрсәтү карамагындагы  пенсионерларга бардылар.

«Мобиль бригадалар» ны оештыруның максаты, пенсионерның гадәти шартларын саклап калып медицина ярдәме күрсәтү һәм аның яшәү урыны буенча социаль хезмәтләр күрсәтү.

Бүген «Аралашу клубы»на инвалид бала әнисе Байметова Любовь Демьян кызы чакырылды. Любовь Демьяновна бик иҗади кеше, декоратив-гамәли иҗатның төрле төрләре белән шөгыльләнә. Үз балаларына ул кул эшләренә мәхәббәт, үз куллары белән сувенирлар, интерьер бизәге булып хезмәт итә торган әйберләр ясау теләген сеңдерә. Улы Алексей белән декоратив-гамәли иҗат конкурсларында берничә тапкыр катнашты.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 2 мартында Кукмара муниципаль районында дүртенче чакырылыш җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда «Бердәм РОССИЯ» Партиясеннән алга таба тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирүдә катнашучыларның документларын кабул итү башланды.

Менә бүген дә мәктәпкәчә яшьтәге балалар социаль-көнкүреш адаптация кабинетында узган дәрестә төрле уеннар һәм дидактик кулланмалар белән таныштылар: «Капчыкта нәрсә»,  «Тактиль фишкалар», «Тактиль лабиринт»,  бизибордлар, бизикублар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» Илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта кече эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International