Түбән Комар авылы китапханәчесе өлкән сыйныф укучылары өчен “Иртәгә күрер өчен ничек яшәргә?” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Түгәрәк өстәл артында китапханәче үсмерләргә сәламәт яшәү рәвешенең нигезе - дөрес туклану, физик активлык һәм зарарлы гадәтләрнең булмавы турында сөйләде.
Чара барышында катнашучыларга видеоролик күрсәтелде, анда яшүсмерләр арасында наркотиклар куллану проблемасы һәм аларның авыр нәтиҗәләре турында сөйләнелә. Наркотиклар турында күп кенә фактларны яшүсмерләр беренче тапкыр белделәр, һәм беренче тапкыр аларның ни дәрәҗәдә зарарлы һәм куркыныч булуы турында уйландылар.
Китапханәдә бу чарага "Наркотикларсыз дөнья гүзәл" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды, анда наркоманиянең зарары һәм сәламәт яшәү турында китаплар, мәгълүмат кәгазьләре, журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителде.
Әсән-Елга авылы китапханәчеләре «Халкыбызның күңел байлыгы» дип исемләнгән фольлор бәйрәме үткәрде. Әлеге чарада китапханәчеләребез туган телебезнең матурлыгын, кирәклеген балаларга тагын бер тапкыр төшендерегә тырышты. Бәйрәмдә әбиләр балаларга бишек җырлары, такмаклар җырлап күрсәттеләр. Бергәләшеп табышмак чиштеләр, мәкальләр әйтештеләр, татар халык уеннары уйнадылар. Телебезне бергәләп сакласак кына югалтмабыз дигән фикергә килдек.
"Ялкын" яшүсмерләр клубы волонтерлары һәм хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап
"Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен кул эшләнмәләре һәм чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзелде. Россельхозбанкка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итәчәк.
2020 елның 25-27 февралендә «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында Кукмара 4нче урта мәктәбе яшьармиячеләр командасы «җиңү»Республика хәрби-спорт уенында катнашты.
"Милли көрәш" бүлегенең "Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе" ндә тәрбияләнүчеләр «Сабантуй» газетасы призына егетләр арасында көрәш буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар.
2020 елның 1 мартында өстәмә белем бирү үзәгенең «Армрестлинг» бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр Казан шәһәрендә мас-рестлинг буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча, үз үлчәү категорияләрендә: Гайнанова Динә 1 урынны яулады, Шакертова Алинә, Гыйлемуллина Таңсылу, Якупов Илназ, Хәйруллин Әнфис, Салихов Рүзәл ярышларның бронза призерлары булдылар. Гомумкоманда нәтиҗәсе-3 урын. Педагог Габдрахманова Рузия Мансур Кызы
Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән КМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин, КМР өстәл теннисы федерациясе президенты Ринат Ваһапов чыгыш ясады.
2020 елның 27 февраленнән 2 мартына кадәр «Зилант» спорт мәктәбе спортчысы һәм тренеры Альберт Шәңгәрәев (тренер Марат Бәдертдинов), самбо буенча Россия чемпионатында 68кг авырлык категориясендә катнашты һәм бронза призер булды.
«Зилант» мәктәбе администрациясе егетләрне , аларның тренерларын,ата-аналарын һәм аларның мәктәпләрен котлый, сәламәтлек һәм укуларында һәм спортта уңышлар тели.