Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.
Байлангар авылы китапханәчесендә авыл халкы өчен ТАССР төзелүгә - 100 ел, Бөек Җиңүнең -75 еллыгына, Кукмара районына - 90 ел тулу уңаеннан презентация һәм видеофильмнар күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү башкарыла.
Байлангар авылы китапханәчесе “Китап күңел көзгесе” дип исемләнгән кызыксындыру клубына йөрүче укучылар белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата әдәби дәрес үткәрде. Аларга сугыш темасын яктырткан И. Газинең “Йолдызлы малай”,”Сыерчыклар”,”Ана” хикәяләре укылды. Сугыш темасына видеофильмнар күрсәтелде.
Байлангар авылы китапханәчесе Нормабаш авылында "Хәтерләрне яңартканда" дип исемләнгән кичә үткәрүдә катнашты. Бу көнне авыл халкы өчен ветеран-журналист Рәшит Минлегалиев тарафыннан 1995-1997 елларда авыл сабантуйларында төшерелгән видеофильмнар күрсәтелде жырлар җырланды. Әлеге чара уңаеннан оештырылган китап күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Кичә чәй өстәле артында, истәлекләр белән уртаклашу белән тәмамланды.
Байлангар авылы китапханәсендә ТАССР төзелүгә- 100 ел, Кукмара районына - 90 ел тулу уңаеннан “Без тарихыбызны барлыйбыз” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә узды. Чарада авылыбыз мәктәбендә күп еллар тарих фәне укыткан Ветеран укытучы Багавиева Рафилә Исхак кызы чыгыш ясады. Ул 1920 елның 27 маенда Татарстан АССР төзелү тарихы, андагы үзгәрешләр ачлык, Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге хакында сөйләп узды. Бер гасыр вакыт аралыгында районыбыз һәм авылыбыз үсешен, яшәешен чагылдырган әңгәмә бик җанлы үтте.
26 февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрә, продюсер Равиля Шәйдуллина – Морат һәм тәрҗемәче С.Гайнуллина белән очрашу узды. Кичәне алып баручы китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы язучының иҗат юлы турында сөйләде. Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең 1 сыйныф укучылары Равилә Шамиловнаның балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Карт шомырт хатирәсе» повестенең өзеген тәкъдим иттеләр. Зур Кукмара китапханәчесе Хаҗиева Гөлнур язучының шигырьләрен укыды. Кичәнең музыкаль өлешен Мәмәшир китапханәсе китапханәчесе Габдуллина Зөлфия башкарды. Кичә ахырында Равилә Шамиловна укучыларның сорауларына җавап бирде, киләчәккә иҗади проектлар турында сөйләде һәм очрашуны оештыручыларга, китап сөючеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде
Ел саен 1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә, ул 1972 елдан бирле Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы Генераль Ассамблеясы карары белән үткәрелә.
Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы-Гражданнар оборонасы өлкәсендә халыкара аренада махсуслашкан бердәнбер хөкүмәтара оешма. Хәзерге вакытта оешма әгъзалары булып 70тән артык дәүләт тора, ә кайбер илләр күзәтүче статусына ия.
Битләр: < < 31 32 33 34 35 36 37 (38) 39 40 > > Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мандаты нигезендә, әлеге халыкара оешмадагы эш тиешле милли хезмәтләрне үстерү, алар арасында мәгълүмат алмашу, милли кадрлар әзерләү юнәлешендә алып барыла.
Соңгы унъеллыкта эшчәнлек тыныч вакыт проблемалары белән бәйле, бу гражданнар оборонасы белән чагыштырганда, халыкны гражданнар яклавы турында тизрәк сөйләргә мөмкинлек бирә.
Россия Федерациясе, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аша, моның халыкара эшчәнлегендә актив катнаша. 2000 елдан алып чорда Россиядән 37 дәүләт төрле гуманитар ярдәм алды. Кадрлар әзерләү буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Россия Федерациясе 1993 елның июненнән бирле МО әгъзасы булып тора. Әлеге халыкара оешмада Россияне Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1993 елның 22 февралендәге Карары белән Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгына тәкъдим итү йөкләнгән.
Россиядә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен 1994 елның 1 мартыннан билгеләп үтә башладылар.
Село-Чура авыл җирлегендә тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгына 11 ветеранга медаль тапшырылды.Тантанада районыбыздан килгән безнең авыл советы кураторы Гарифуллин Рашат Рифкатович,ветераннар советы рәисе,авыл советы рәисе,мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты
Мәмәшир мәдәният йортында Җәүһәр өлкәннәр клубы белән "СССР да туганнар" исемле тематик кичә үтте.
Кичә барышында шул чорга багышланган видео күрсәтелде, әңгәмә оештырылды, ретро җырлар җырлап, уеннар уйнап,тәмле чәйләр эчеп олкәннәрнең күңелен ачылды.