2020 елның 21-23 февралендә Питрәч районында Ватанны саклаучылар көненә һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган 2010 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды.
2020 елның 24 февралендә Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм Казан шәһәренең «Ак Барс» командалары арасында 2008 елгы хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Олимп» файдасына 6:2 исәбе белән тәмамланды.
2020 елның 25 февралендә «Олимп» спорт мәктәбендә «Кышкы ял» темасына тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.
2020 елның 20-22 февралендә Алабуга шәһәрендә 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына турнир финалы узды. Финалда Алабуга шәһәренең «Көмеш бүреләр», Бөгелмә шәһәренең «Арслан», Яр Чаллы шәһәренең «Чаллы», Зәй шәһәренең «Яшьлек», Казан шәһәренең «Динамо», Кукмара шәһәренең «Ягуар», Арча шәһәренең «Атлант», Казан шәһәренең «Зилант» командалары катнашты
2020 елның 22 февралендә чаңгы базасында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оешма һәм учреждениеләр арасында Спартакиада булып узды. Ярышларда 52 кеше катнашты.
2020 елның 22 февралендә чаңгы базасында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында авыл җирлекләре арасында Спартакиада булып узды.
2020 елның 22-23 февралендә Казан шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча «Кышкы уеннар»ярышлары узды.
2020 елның 26 февраленнән 28 февраленә кадәр «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «тәрбиягә алган гаиләләр» эше кысаларында гражданнарны кабул итү үткәрелә.
Бу елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
22 февральдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Б.С.Ляпин исемендәге инструменталь ансамбльләрнең V ачык фестиваль-конкурсы узды.