Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Форумның яңа сезонында иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча биреләчәк.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә 2020 нче елның 30 нчы гыйнварында логопед Хөсәенова Люция Хәйдәр кызы мәктәп яшендәге балалар өчен "Логопед карточкасыннан кыстыргычлар"дигән дәрес үткәргән.
31.01.2020 елда Кукмара «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физкультурасы инструкторы Гөлчәчәк Илдар кызы Шакирҗанова «Войта-терапия методикасы»дигән темага медицина советы үткәрде.
29 гыйнвар көнне Кукмара балалар музыка мәктәбенең актлар залында ТАССРның 100 еллыгына, Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 80 еллыгына, композитор Н.Җиһанов иҗатына, татар композиторы Дж.Фәйзи тууына 110 ел тулуга багышланган концерт булды.
2020 елның 29 гыйнварында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Россия почтасы» бүлекчәсенә экскурсия оештырылды.
Яшь буынның иҗади потенциалын активлаштыру һәм формалаштыру, вокал һәм хореография сәнгате өлкәсендә иң сәләтле башкаручыларны ачыклау максатыннан, Яр Чаллы шәһәрендә Яшь башкаручыларның «Беренче адымнар» Ачык Республика фестиваль - конкурсы узды.
Кызлар-җиңүче, егетләр-көмеш призерлар булды. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.
Егетләр арасында 36 кг авырлык категориясендә Гадел Ганиев җиңүче булды (гимназия), 60 кг авырлык категориясендә Денис Трофимов (3нче мәктәп) көмеш призер булды, 56кг авырлык категориясендә Таһир Галиәхмәтов(гимназия) һәм 70кг авырлык категориясендә Рузил Тимербаев (Арбаш урта мәктәбе) бронза медаль яулады, кызлар арасында 52кг авырлык категориясендә Альбина Фәйзуллина (А.М.Булатов исемендәге лицей) бронза медаль яулады.
Икенче урында – Зур Сәрдек урта мәктәбе һәм 3 нче мәктәп, өченчедә – А.М.Булатов исемендәге лицей һәм Янил урта мәктәбе .
Ярышларда 9 команда катнашты: Теләче,Уржум, Казан, Киров, Менделеевск, Түбән Кама, Можга,
Кукмара-1, Кукмара-2.