ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 1 февралендә Кукмара район мәдәният йортында район башлыгының Кукмара муниципаль районы мәктәпләре укучылары һәм актив яшьләр белән очрашуы булып узды. Безнең уртак киләчәккә кагылышлы дистәләгән көтелмәгән сораулар һәм теләкләр яңгырады.  Яшьләр үзәге, яңа спорт комплексы төзелеше, яшь инициативаларга ярдәм итү, яшьләр өчен муниципаль программалар булдыру һәм башка күп кенә темаларга «диалог на тигезләр»

Районда һөнәри юнәлеш бирү эшен тормышка ашыру кысаларында, «Ак халатлы фәрештәләр — Ангелы в белых халатах» медицина фестивален тормышка ашыру кысаларында 2020 елның 1 февралендә Кукмара район хастаханәсендә КДМУ ректоры А.С. Созиновның киләчәген медицина белән бәйләргә җыенучы укучылар белән очрашуы булды.

2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» ачылачак. 
 
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

Яшь буынның иҗади потенциалын активлаштыру һәм формалаштыру, вокал һәм хореография сәнгате өлкәсендә иң сәләтле башкаручыларны ачыклау максатыннан, Яр Чаллы шәһәрендә Яшь башкаручыларның «Беренче адымнар»Ачык Республика фестиваль - конкурсы узды.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

30 гыйнвар безнең район өчен истәлекле көн булды - Кукмара районы тәүлеклек сөт җитештерү буенча 300 тонна чиккә чыкты. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау телеграммасы килде. 
Үз чиратымда, сезнең көндәлек, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә без тарихта беренче тапкыр һәм Татарстан Республикасы районнарыннан беренче булып тәүлегенә 300 тонна тулаем сөт сава алдык. 
Сезгә авыр хезмәтегездә уңышлар, иминлек һәм нык сәламәтлек телим!

III Бөтенроссия "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясе һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 3б сыйныф укучылары өчен “Батырлык һәм дан турында” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы, партизаннар, аларның батырлыклары турында сөйләде. Балалар "Салют, пионерия!» китабыннан Лара Михеенко, Зина Портнова һәм Марат Казей турында өзекләр тыңлады. Соңыннан алар А.Твардовскийның «Рассказ танкиста» шигырен укыды, видеоклип карады. Чарага «Страницы памяти и славы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

30 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә «Современница» клубының чираттагы очрашуы узды. Клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна «Сугыш чоры җырлары» дип исемләнгән әдәби-шигъри кичә үткәрде. Кичәдә катнашучылар “Священная война”, “Катюша”, “Огонек”, “В землянке”, “Синий платочек” җырларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, үзләре дә җырлап үттеләр. Чара Хәтер һәм Дан елына багышланды.

29 гыйнвар көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Кукмара ш. т. п.ның Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең” 7 б сыйныфы укучылары өчен «Һөнәрләр дөньясы» дип исемләнгән тематик сәгать узды. Чара компьютер презентациясе белән үрелеп барды. Лилия Дамир кызы һөнәрләрнең дөньякүләм классификациясе белән таныштырды, яшүсмерләрнең һөнәрләр дөньясы, һөнәри үзбилгеләнеш турында күзаллауларын киңәйтте.

 


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Кукмара  районы тәүлеклек  сөт  җитештерү  күләмен   300 тоннадан  арттырып җибәрде.    Кукмара  районы  хезмәтчәннәре  үзләренең  көндәлек  тырыш хезмәтләре  белән  тарихта  беренче  мәртәбә  һәм  Татарстан  Республикасы районнары арасында  беренче  булып, республикада  иң аз авыл  хуҗалыгы      җирләре  булган  килеш,    тәүлеклек  тулаем сөт савымын  300 тоннадан  арттырып  җибәрде.    

Районда  терлекчелекне  үстерүгә  саллы  өлешне  сөт җитештерүдә  күпьеллык  традицияләре  булган авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  кертә.     Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белешмәләре  буенча, «Вахитов ис.» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  һәркөнне  75 тоннадан  артык  сөт  сава,  «Урал» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  -     44 тоннга  якын.   Быел  «Рассвет» А/Ф” авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативында  да  югары  үсеш  динамикасы  күзәтелә,    тәүлеклек  савым   29,9 тонна  тәшкил  итә,  бу   узган  елга  караганда   6,2 тоннага  күбрәк,      «Вахитов» ҖЧҖенеке  - 17,4 тонна, аныкы   4,2 тоннаган  күбрәк,    «Восток»  ҖЧҖенеке - 23,1 тонна,     3,0 тонага күбрәк,   “Уныш” ҖЧҖенеке  – 15,5 тонна,  2,4 тоннага  күбрәк.     Шулай  ук  “Әсәнбаш Агро” ҖЧҖ дә  югары  продуктивлык  тәэмин  итә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының оператив  белешмәләре  буенча республикада авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  30 гыйнварга   тәүлеклек  тулаем  савым   3 605,2 тонна тәшкил итте, бу  узган  елның  шушы  көненә  караганда    199,5 тоннага (106%) күбрәк.

III Бөтенроссия "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясе һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 5в һәм 6в сыйныф укучылары өчен “Без барыбыз да – балачактан, сугыштан” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Ул сугыш вакытында балаларның авыр тормышы, иңгә - иң куеп сугышкан һәм тылда өлкәннәр белән бергә эшләүче яшь пионер - геройлар турында сөйләде. Балалар зур игътибар белән сугыш еллары фоторәсемнәре, Советлар Союзы Герое исеме, орден һәм медаль белән бүләкләнгән герой-пионер турында слайд карады. Балалар пионер-герой Володя Дубинин турында Лев Кассильнең «Улица младшего сына» әсәреннән өзек укыды. Ул унөч яшендә разведкага бара һәм дошманнар турында кирәкле мәгълүматлар таба.

 Чара китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән тәмамланды. Балаларга Бөек Ватан сугышы елларында герой-пионерларның батырлыклары турында язылган  китаплар укырга тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International