2019 - 2020 уку елында Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы йомгаклары буенча тантаналы чара 2020 елның 22 гыйнварында Күппрофильле лицей базасында узды.
23 гыйнвар көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы, «Наз «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» ял итүче пенсионерлар өчен «ТАССР Мәгариф һәм үсеш тарихы» дигән компьютер презентациясе белән тематик сәгать үткәрде.
2020 елның 22 гыйнварында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен район үзәк даруханәсенә экскурсия оештырылды.
«Гайдарны бүген укыйбыз» II Халыкара акция кысаларында балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең 4а сыйныф укучылары өчен «Гайдарның хикәясен укы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара «Гайдар алга атлый " видеоклипын караудан башланды. Китапханәче Гөлфия Хафизова балаларны язучының кыска, әмма якты тормыш юлы белән яшәгән гаҗәеп биографиясе белән таныштырды. Балалар тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр, укылган китаплары буенча алган тәэсирләре турында сөйләделәр. С.Маршак һәм С. Михалковның Аркадий Гайдар турында язган шигырьләрен укыдылар. «Хәрби сер турында әкият» мультфильмын караганнан соң, зур кызыксыну белән тест сорауларына җавап бирделәр. Чара "Гайдарны бүген укыйбыз" китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.
«Зилант» мәктәбе администрациясе кызларны , аларның тренерларын, ата-аналарын һәм аларның мәктәпләрен котлый, сәламәтлек һәм укуларында һәм спортта уңышлар тели.
2020 елның 15-22 гыйнварында Башкортостан Республикасының Белорецк шәһәренең «Мраткино» тау чаңгысы комплексы базасында «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Наумова Лариса һәм Комарова Алена тренер Наумов Н.Е. җитәкчелегендә «ЗТР Кедрина Л. В. истәлегенә» тау чаңгысы спорты буенча бөтенроссия ярышларында катнаштылар.
21 гыйнвар көнне «Кыңгырау» балалар бакчасының «Елмаю» һәм «Йолдызчык» урта төркемнәре нәниләре балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче Фирдания Закирова "Сихри китап дөньясы" дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Ул балаларны төсле балалар китаплары һәм журналлар, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштырды: китапханәгә ничек язылырга, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап бирделәр, видео-клип, видеофильм һәм мультфильмнар карадылар. Чара «Минем беренче китапларым» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.
Әлеге бүләк “Демография” илкүләм проекты кысаларында әзерләнгән һәм ул аз керемле гаиләләргә каралган
Анда 10 команда катнашты.
Төзекләндерү эшләре 38 миллион 448 мең 554 сумны тәшкил итә