“Салават күпере” иҗат берләшмәсенең утырышы узачак
“Хезмәт даны” газетасы редакциясе каршында эшләүче “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең утырышы 23 гыйнварда 14.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә башлана. Рәхим итегез! 16+
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә психолог Йосыпова Дания Хәсән кызы «Яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышында ата-аналарның роле һәм ярдәме» дигән темага тернәкләнү курсы узучы балаларның ата-аналары өчен консультация үткәрде.
24 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә «Росинка» клубының чираттагы дәресе - «Кышлаучы кошлар көне» экологик турниры һәм «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе үткәрелде. Кыш - кошлар өчен авыр ел фасылы. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова балаларга нинди кошлар кышларга калулары, аларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге, кайчан ашатырга кирәклеге турында сөйләде. Соңыннан балалар уеннарда, конкурсларда, викториналарда катнаштылар, видеофильм һәм мультфильм карадылар. «Кошлар-безнең дусларыбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар. Аннан соң балалар бергәләп әзер «Кош ашханәләрен» китапханәдән ерак түгел агач ботакларына элделәр, анда икмәк, орлык һәм ярмалардан азык салдылар.
Өйрәтүче остабыз Ландыш Моратова иде
«Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында 2019 елның икенче сентябреннән башлап, диспансеризация, профилактик караулар, скрининглар үткәрү өчен, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла.
Кукмара муниципаль районы «Тылсым " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Скандинавия йөреше» технологиясе актив кулланалар.
22 гыйнвар көнне Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Н.Җиһанов исемендәге «Мирас» V татар музыкасы фестивале, ТАССРның 100 еллыгына багышланган, иҗат кичәсендә булдылар.
Биредә “Уйныйк әле милли уеннар” дип исемләнгән танып-белү һәм күңел ачу программасы узды
2020 елның 23 гыйнварында Нагорный бистәсендә Кыш Бабай призына тау чаңгысы спорты буенча Ачык Беренчелек үтте
23 гыйнвар көнне Кукмара үзәк китапханәсендә «Салават күпере» иҗат берләшмәсенең чираттагы очрашуы узды. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы «Язучы - фронтовиклар» дигән компьютер презентациясе белән әдәби сәгать үткәрде. Чара Хәтер һәм Дан елына багышланды.