ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2019 ел
җомга

2020 елның 13-14 гыйнварында яшь хоккейчыларның «Алтын алка» 2009/10 елгы командалар арасында Бөтенроссия ярышларының республика зона этабы узачак.

31 гыйнвар көнне район халкын һәм кунакларны Комсомол мәйданында көтеп калабыз

Комсомол мәйданында:

31 декабрь 19.00-22.00 сәгатьләрдә - “Яңа елны каршылау” мәдәни-күңел ачу программасы.

22.00 сәгатьтә - Яңа ел салюты.

22.00-23.00 сәгатьләрдә - дискотека.

27 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 19.00-22.00 сәгатьләрдә - авыл мәдәният йортлары һәм клубларының “Кичке уен” мәдәни-күңел ачу программалары.

5 гыйнвар 12.00 сәгатьтә - “Кукмара итекләре-2020” фестиваль-ярминкәсе. Иҗади күргәзмәләр, мастер-класслар, фестивальне ачу тантанасы, театральләштерелгән тамаша, районнар ярышы (җырлар, биюләр, киез һәм бәйләнгән эшләнмәләрнең күргәзмә-ярминкәсе, кышкы хәрәкәтле уеннар), җиңүчеләрне бүләкләү. Фестивальнең махсус кунагы – татар эстрадасының яшь җырчысы Лэйна.
13 гыйнвар 19.00-23.00 сәгатьләрдә - “Иске яңа елны каршылау” мәдәни-күңел ачу программасы.


Район Мәдәният йортында:

7 гыйнвар 17.00 сәгатьтә “Күңелле Раштуа” – район Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм фольклор коллективлары катнашында театральләштерелгән концерт.

11 гыйнвар 15.00 сәгатьтә - күргәзмә,17.00 сәгатьтә - гала-концерт.

10 гыйнварда район Мәдәният йортында Мәскәүдән килгән хор катнашындагы концерт булмый.

 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы аграрийлар  игътибарына  шуны  җиткерә,   Россия Федерациясе  Хөкүмәте  күрсәтмәсе нигезендә     Татарстанга  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерүгә бәйле  үз мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә  иминләштергән авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен   гадәттән тыш  хәлләр нәтиҗәсендә  китерелгән  зыянны    компенсацияләүгә     120 млн сум  акча  җибәреләчәк.    Шулай  итеп,  федераль бюджеттан    компенсацияне  бары  тик  чәчүлекләрне  иминләштершән  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре генә  алачак.  

 

"Монокорм ашата торган сыерның берсе 30 литрдан артык сөт бирә, икенчесе дә 30 литрга якынлашып килә", - ди Камил Ибраһимов

“Восток” җәмгыяте базасында җирлек башлыклары, сөт җыючы һәм күпләп мал асраучы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар булды. Ул малларны сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итү, монокорм ашатуга бәйле сорауларга багышланган иде.

Үзәк балалар китапханәсе кышкы каникул вакытында Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиянең лагеренда ял итүче балаларны «Тылсымлы Яңа ел» дип исемләнгән конкурс - уен программасына чакырды.  Балалар матур презентация карадылар, күңелле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, чыршы тирәли шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштылар. Чара мультфильмнар карау белән тәмамланды.

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче бәйрәм белән Сергей Димитриев котлады


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 25 декабрендә Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Тау чаңгысы спорты» бүлегенең кече төркеме белән шөгыльләнүчеләр өчен «Кыш бабай белән әйләнә»дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар һәм үткәрделәр.

26 декабрь көнне Үзәк китапханәдә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең яңа елны каршылауга багышланган "Яңа елга ак теләкләр"дип исемләнгән очрашуы булып узды. Чараны алып баручы китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы җирле язучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, иҗади уңышлар теләде. Язучылар узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар белән уртаклаштылар. Җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, конкурсларда, викториналарда теләп катнаштылар. Чара дусларча чәй эчү белән тәмамланды.

23.12.2019 өч яклы килешүгә кул куелды Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль берәмлеге башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмалары координация советы арасында 2020-2021 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куелды.

Балалар китапханәсе укучылары - балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яраткан китабымның авторына хат» республика эпистоляр конкурсында җиңүчеләр: Кукмара 3 нче номерлы мәктәбенең 3б сыйныф укучысы Валиуллина Альмира һәм 4в сыйныф укучысы Хаҗиев Рәсүл  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика балалар китапханәсе һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге тарафыннан оештырылган Казан шәһәрендә «Без дөньяны китап белән ачабыз!» дип исемләнгән тантаналы чарада катнаштылар. Чарада Татарстан Республикасының танылган язучылары Роберт Миңнуллин, Йолдыз Шәрәпова, Борис Вайнер, Рафис Корбан, Ләлә Гыймадиева, Вера Хәмидуллина, Әхәт Мушинский, Галимьян Гыйльманов, Юлия Ивлиева, Алмаз Гыймадиев катнаштылар. Балаларга үзләренең яраткан китаплары авторлары исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International