ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә 1  ноябрьдән аграрчылар  өчен  ташламалы  лизинг механизмын  гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан  үзгәртелүе  турында  хәбәр  итә: Паркны  яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.  

2019 елның 11 ноябрендә Лубян урман-техник колледжы базасында «Яшьләр арасында хокук бозуларны һәм социаль-тискәре күренешләрне профилактикалауда «Форпост» яшьләр хәрәкәте эшен камилләштерү турында»дигән темага түгәрәк өстәл булып узды.

6 ноябрь көнне "АТЛАНТ" клубында өстәмә белем бирү педагогы Мәҗитова Гүзәл Зөфәр кызы "татар милли хатын-кыз бизәкләре"темасына лекция үткәрде. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

"Волонтер-син кирәк!" 11 ноябрьдә 1 һәм 2 курс студентлары арасында узган әңгәмә шулай дип аталды. Әңгәмәне «АТЛАНТ» яшьләр белән эшләү буенча белгеч Дуглава Е. А. үткәрде.. Балалар волонтерлык хәрәкәте тарихыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр. Студентлар арасыннан күбесе мәктәптә укыганда волонтерлык хәрәкәтенең социаль һәм экологик проектларында катнашты. Бу өлкәдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Укучылар-кызыксынучан халык. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "тележурналистика" бүлекчәсе укучылары җитәкчеләре белән бергә «хезмәт даны»редакциясенә экскурсиягә килгәч, район газетасы хезмәткәрләре дә моңа тагын бер тапкыр инандылар.

3 нче  Бөтенроссия халык мәдәнияте балалар фестивален оештыру һәм уздыру турындагы Нигезләмә нигезендә, Фестивальнең финалы уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Voilok Fashion "Мода театры коллективы җиңүче булды. Фестивальдә җиңүчеләр өчен РФ Мәгариф министрлыгы "Артек" Халыкара балалар үзәгенә "Артек - ХХІ" сменасына 10 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр юлламалар бирде. 

9 ноябрь көнне «АТЛАНТ»  бинасында Лубян авылының төрле яшьтәге кешеләре арасында шахмат-шашка турниры узды. Мондый төрдәге уеннар белән шөгыльләнү балаларның интеллектуаль үсешенә зур йогынты ясый. Шахмат-шашка да сихри үзенчәлеккә ия, балалар әлеге уеннар белән бик теләп шөгыльләнәләр.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

     2019 елның 9 ноябрендә  Кукмара шәһәре «Олимп» Боз сараенда РФ Эчке эшләр органнары  хезмәткәрләре көненә багышланган хоккей буенча традицион турнир узды. Турнирда  Кукмара шәһәренең «Ветераннар», Кукмара шәһәренең «Динамо-ОВД», Сосновканың «Витязь» командалары катнашты

2019 елнын  9 ноябрендә 2006 елгы  командалар  арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге матчы узды, Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм  Буа шәһәренең «Арктика» командалары  арасында.  Уен «Арктика» команда  файдасына 5(б):4 исәбе белән тәмамланды.

«Зилант» спорт мәктәбе тренеры һәм спортчысы Альберт Шәңгәрәевны самбо буенча халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелү белән котлыйбыз. Альбертка чын күңелдән спорт рухын югалтмаска, һәрвакыт уңышка, данга, бәхеткә ирешүдә генә тукталып калмауны һәм «Россия Федерациясенең Атказанган спорт мастеры»исеменә ирешүне телибез.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International