ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Беренчелектә 5 команда катнашты: Арча, Әтнә, Зилант-1, Зилант-2, Зур Кукмара.  Зилант-1 командасы җиңүче булды , 2 урында - Арча, 3 урында - Әтнә .

11 ноябрьдә балалар китапханәсендә балалар өчен «Дуслык әйлән-бәйләне» дип исемләнгән традицион халык уеннары фестивале узды. Чара «Халыклар дуслыгы йорты" муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе Гәрәева Гөлнара Закирҗан кызы чыгышы белән башланып китте.

Китапханәче Закирова Фирдания матур презентация күрсәтте, Россиянең 190дан артык халык яши торган күпмилләтле дәүләт булуы, аларның һәркайсының үз тарихы барлыгы турында сөйләде. «Бердәмлектә  безнең көч» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Фестивальдә 6 нчы номерлы «Салават күпере», Әсән-Елга, Каенлык, Кня-Баш, Поч-Кучук, Пычак авылы балалар бакчасына йөрүче төрле яшьтәге балалары катнашты.   Алар район территориясендә яшәүче татар, рус, удмурт һәм мари халкының традицияләре, гореф-гадәтләре, милли киемнәре белән таныштырды. Шулай ук төрле халык уеннарында катнашты, җырлы-биюле уеннар башкарды. Барлык балалар бакчаларына да дипломнар тапшырылды.

Мондый уртак эш кечкенәдән балада Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч бирә, төрле милләт халыкларының мәдәнияте турында балаларның күзаллауларын киңәйтергә һәм дөньяны эстетик яктан кабул итүне үстерергә мөмкинлек бирә.

Байлангар авылы китапханәчесе кече яшьтәге балаларны яңа китаплар белән танышу максатыннан “Китап- белем чишмәсе”ди исемләнгән әңгәмә үткәрде. Алар балалар өчен иҗат ителгән  матур әдәбият үрнәкләре белән таныштылар.

Узган атнада МББУ "Кукмара шәһәренең А.М. Булатова исемендәге күппрофильле лицей" базасында информатика, математика, физика һәм сәнгать укытучылары өчен функциональ грамоталылык буенча федераль дәүләт белем бирү учреждениесе белән берлектә Республика семинары узды.


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 8 ноябрендә Марий Эл Республикасының Мари-Төрек поселогында 2011 елда туган командалар арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган хоккей турниры булып узды. Турнирда Мари Төрек, Йошкар-Ола, Кукмара  командалары катнашты.

2019 елнын  8 ноябрендә 2008 елгы  командалар  арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге матчы узды, Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм  Алабуга шәһәренең «Серебряные волки» командалары  арасында.  Уен «Олимп» команда  файдасына 8:1 исәбе белән тәмамланды.


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Әсән-Елга авылында сөенечле зур вакыйга булды. Биредә республика программасы буенча капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты һәм “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында үзгәртеп корылган модельле китапханә үзенең ишекләрен ачты.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында    катнашучыларга  сертификатлар  тапшырылды.   Грантларның  гомуми  суммасы    313 млн. сум  тәшкил  итә.   Татарстанның 36 муниципаль   районыннан  конкурста  катнашуга  теләк  белдергән   132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ 2 млн сумнан  4  млн  сумга  кадәр  күләмдә  грантлар  алдылар.   Иң күп җиңүчеләр  Мамадыш  районыннан булды    (8 фермер), Азнакай  һәм Тәтеш  районнарыннан    (6 шар фермер), Кукмара,  Саба  һәм   Нурлат районнарыннан  5әр фермер  җиңүче  булды.   


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге изге эшнең башлап йөрүчесе, төп иганәчесе – чыгышы белән Өркеш авылыннан булган, бүгенге көндә Свердловск шәһәрендә яшәүче Илнур Хәбибуллин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International