ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

«Көзге игелек  атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе кысаларында «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә «Игелеклелек көне» нә багышланган 8 сентябрь көнне «Ягуар-2012»һәм Мари-Төрек командалары арасында хоккей буенча ике иптәшләрчә уен үткәрелде

«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясе кысаларында 2019 елның 6 сентябрендә яшүсмерләр клубы Ялкын  хезмәткәрләре #Безбергә #Мымсте акциясе үткәрделәр. Акциянең максаты авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр өчен әйберләр җыю, шулай ук имин булмаган гаиләләрдәге балаларга ярдәм итү иде. Акция ахырында Ялкын хезмәткәрләре күп балалы Яковлевлар гаиләсенә җыелган әйберләрне тапшырдылар.

Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2009 ел, №604 карары нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталар һәм транспорт кушымтасы булган электрон карталар бирү тәртибен раслау турында" 2012 елның 2 июлендәге 574 номерлы карарына үзгәрешләр кертелде”, җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында Карар кабул ителде.

Татарстанда   2016–2018 елларда  28  мең  баш  савым сыеры  өчен  26  заманча  сөт  комплексы  файдалануга  кертелде,    инвестицияләр  күләме    9 млрд сумга  якын.  Бу  хакта  6 сентябрьдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов мәгълүмат бирде.    

11 һәм 12 сентябрьдә  Татарстанның  Балтач районында Авыл  хуҗалыгын  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  белгечләре   районның   шәхси  ярдәмче хуҗалык алып  баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары  белән  очрашалар.

2019 елның августында Мәскәүдә инвалид балалар  өчен «Чиксез мөмкинлекләр тормышы» IX Бөтенроссия фестивале оештырылды. Фестивальне оештыручылар - Мәскәү дәүләт гуманитар икътисад университеты.    

2019 елның 10 - 15 сентябрендә  Татарстанның  Актаныш  районында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең  100 еллыгына багышланган  “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.

Кукмарада «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН " акциясе старт алды. Әлеге акция кысаларында «Форпост «үзәге активистлары 2019 елның 6 сентябрендә Атлас Булатов исемендәге ял паркы территориясендә чүп-чар җыйдылар. Әлеге чара яшь буынга патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән.


7
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  Бакчачы  көне  белән  котлый! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International