Вахит авылы китапханәчесе 2-4 сыйныф укучылары белән әхлак тәрбиясе буенча “Елмаюдан көн яктыра” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Чарада балалар җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре төшенчәсе турында, кешеләргә, дусларга карата эчкерсез мөнәсәбәттә булырга, мохтаҗларга ярдәмгә килергә кирәк булуы турында әйтеп узды.
Бүген Ханчжоу шәһәрендә «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы барышында аларның тугандаш шәһәрләр булуы турындагы килешү төзелде.
2018 елның 16 маенда “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Гаилә көне”нә карата чара үткәрелде.
Анда танылгын артистлар чыгыш ясыячаклар
Әлеге чарага районнан да кунаклар килгән иде.
15 нче май көнне Березняк авылында Халыкара Гаилә көне уңаеннан “Гаилә җылысы- иң –иңедер...” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Бу бәйрәмгә яшь балалы әниләр чакырылды. Бу гаиләләрне төрле – төрле бәйгеләрдә сынадык.
15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханәсендә «Образ семьи в художественной литературе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче Валентина Генадиевна укучылар өчен күргәзмәгә күзәтү ясады.
Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 30, ә башлангыч бүлеген 73 шәкерт – барлыгы 103 кеше тәмамлады.
Кәркәүчтә сикәлтәле гомер юлларын матур итеп бергә атлаучы, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче пар канатлы гаиләләр күп
Гаилә бәйрәмен матур шигырьләр, җыр-биюләр тулыландырды.
Түбән Арбаш клубында Халыкара гаилә көненә багышланган “Гаилә ул - җылы учак” дигән әдәби-музыкаль кичә булды. Гаилә ул - җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.