Моның сере бик гади: апасы үлгәч, аның психик авыру улын карыйсы бар дип яше дә яши ул
Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән? Шуны истә тотып Мәмәшир авылы китапханәчесе “Ромашка” балалар бакчасында “Иптәшеңнең холкы нинди? дип исемләнгән әхлак дәресе үткәрде. Дәрес барышында китапханәче тарафыннан сөйләнгән сүзләр бик тә урынлы булды.
«Тылсым» исемендәге халыкка коплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге Кукмара районы халкына квалификацияле ярдәм күрсәтү максатыннан, соңгы биш ел дәверендә коммерцияле булмаган оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә:
Бу сынауда бөтен Россия буенча 200 укучы катнашып, һәрберсе үзенең проектын яклаган
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда 16 апрельдән 16 майга кадәр “Бүләк итү” акциясе узачак.
Казан Ратушасында “Татарстанда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.
11 апрельдә Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова авыл клубына, "Иҗат көзгем -Туган ягым" кичәсенә, җирле каләм тибрәтүче авторларны очрашуга чакырды. Әсәрләрендә шушы якның кешеләренең язмышлары, туган җирнең бар гүзәллеге урын алган каләм ияләре үзләренең язмалары белән таныштырдылар.Кичәне клуб мөдире Нурия Галиева алып барды.Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән кунакларны авыл тамашачысы һәм Чишмәбаш башлангыч мәктәбе коллективы алкышлады. Гыйбрәтле хикәяләр авторы Фәридә Хисамова, Мөнәвәрә Шәфигуллина, шигырь язучылар Рәйханә Мостафина,Наилә Сәгъдиева, Рәмзия Хөсәеновалар сәхнәдән яңа әсәрләрен укыдылар. Илсөярнең бертуган апасы Финдия ханымның Илсөяр уйнаган баянга кушылып җырлаганын да бик яратып тыңладык.Бу кичәдә тагын ике нәфис сүз остасы бар идее әби белән онык Мөхәммәтҗанова Мәгъсүмә апа белән нәни Зәйнәп.Берсе сиксән яшьтә, икенчесе биштә генә булсалар да, чыгышлары искиткеч булды. Җырчы кунаклар Айдар Әхкәмов, Юныс Юнысовлар да яраткан җырларын суздылар, биюче кызлар бию белән дәртләндерде.Фәридә Хисамова хикәясе буенча сәхнәләштерелгән гыйбрәтле өзектә Илсөяр үзе һәм Абдуллин Фәндәс бик ышандырырлык итеп уйнадылар.Наилә Шакированың презентациясе һәм оештыручылар әзерләгән китап күргәзмәсе кичәне тагын да баетты.Тамашачыга рухи азык бирүдә, күңелләрдә милли әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмияте зур булган бу кичә турындагы матур истәлек әле безнең күңелләрдә озак сакланачак, зур рәхмәт сезгә кадерле хезмәттәшләр.
Өмәләрдә барыбыз да актив катнашыйк!
Үрәсьбаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән "Кеше хезмәте белән матур" дип исемләнгән әңгәмә оештырды. Шушы истә тотып укучылар белән «Алга таба кая барырга?», «Нинди һөнәр сайларга?» дигән сорауларга җавап табылды, киләчәккә булган планнары турында сөйләшенде. «Много профессий хороших и разных» «Төрле матур һөнәрләр күп» дигән презентация күрсәтелде.