ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

18.02.2018 ел Ядегәр авыл җирлегендә кышкы спартакиада уеннары уздырылды.  

20 февраль көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән “Әкият иленә сәяхәт” дип исемләнгән әкият кичәсе үткәрде. Китапханәче балаларны төрле әкият геройлары белән таныштырды, төрле мавыктыргыч уеннарда катнашып викторина сорауларына җавап эзләделәр.

 

20 февраль көнне “Миләшкәй” балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышлап “Туган телем-якын дустым” дип исемләнгән әңгәмә-дәрес үтте. Дәрестә балалар китапханәчесе Закирова Фирдания презентация ярдәмендә балаларга туган тел бәйрәме турында сөйләде, татар халык мәкаль-әйтемнәре, табышмаклары белән таныштырды. Балалар яңа кайткан китаплар карады, “Агачлар да авырый” татар халык әкиятен сәхшәдә уйнап күрсәттеләр.


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Олыяз авыл җирлегендә үтте.

24 февральдә “Зилант” спорткомплексында өстәл теннисы буенча ачык турнир үткәрелә.

Башлана 9.00 сәгатьтә.

2018 ел Татарстанда “Л. Н Толстой елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан Түбән Арбаш китапханәчесе мәктәп укучылары белән берлектә язучының иҗаты   әкиятләре аша  әдәпле –әхлаклы итеп  тәрбияләү максатыннан “Мәсәлләр –тәрбия чыганагы” дип исемләнгән  түгәрәк өстәл үткәрде. Укучылар белән “Кошчык” әкиятен,”Ике дус”,”Ата һәм аның уллары”, “Ишәк белән ат” кычкырып укып анализладык. Соңыннан балалар аның  әкиятләреннән төзелгән ребуслар чиштеләр, пазллар җыйдылар. 

Иске Юмья авылы китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә Югары Юмья авылында (күчмә китапханә) масленица бәйрәмен үткәрделәр. Бу бәйрәмдә олылар да, кечеләр дә катнашты. Төрле уеннар,җыр-биюләргә үрелеп барды бу чара. Самовардан кайнар чәй һәм яңа гына пешкән коймак белән сыйландылар. Бәйрәм бар кешегә дә ошады.

Түбән Арбаш авылы китапханәчесе сәламәт яшәү рәвешен булдыру максатыннан авылдашлары белән скандинавиячә йөрүне оештырды.

Кәркәвеч авылы китапханәчесе Муса Җәлилнең патриотик батырлыгын искә алып "Үлемсез шагыйрь" дип исемләнгән әдәби-кичә үткәрде.
     Шагыйрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышып Муса Җәлилнең “Бала йокысы”, “Аерылу”, "Җырларым" ,"Кошчык", "Кызыл ромашка", Яшь Ана", “Сандугач 
һәм Чишмә", “Ана бәйрәме" шигырьләрен сәнгатле итеп сөйләделәр.
Нырты авылы китапханәчесендә 5-9 сыйныф укучылары белән Герой-шагыйрь  М.Җәлилнең тормыш юлына багышланган  «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма» дип исемләнгән презентация- дәрес үткәрде. Укучылар шагыйрнең тормыш юлы һәм ижатын чагылдырган  электрон презентация карады, әсәрләреннән өзекләр укыды, сәнгатьле итеп шигырьләре сөйләнелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International