Яңа Сәрдек авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән Муса Җәлилнең туган көненә һәм иҗатына багышланган «Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен таныштырып, балалар өчен язылган шигырьләрен укуны оештырды.
16 февраль көнне Манзарас авылы китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Җырлыйк әле” дип исемләнгән музыкаль тамаша үтте. Тамаша Фәнис Яруллинның туган көненә карата, һәм гашыйклар көнен искә алуга багышлап үткәрелде. Чарада әдипнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырланды, гашыйклар көнен искә алып матур сүзләр әйтелде.
16 февраль көнне Кукмара Үзәк китапханәдә «Современница» исемле хатын кызлар клубы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна алар өчен “ЗОЖ: 100 советов на здоровье” исемле тематик сәгать үткәрде. Клуб әгъзаләре үзләре өчен файдалы киңәшләрне язып алдылар.
15 февраля библиотекарь Вахитовской сельской библиотеки для воспитанников детского сада “Әллүки” проводила громкое чтение “Путешествия в мир сказок”.
Югары Өскебаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә карата «Рубашка в подарок папочке» дип исемләнгән мастер -класс оештырды. Әлеге чара бер яктан караганда баларның булган сәләтләрен камилләштерү булса, икенче яктан туган илгә карата мәхәббәт хисләрен,бер - береңә карата хөрмәтләне күздә тота.
Лельвиж авылы китапханәчесе 2-4 класс укучылары белән герой - пионерлар көненә карата « День памяти юного героя – антифашиста”дип исемләнгән телдән җурнал үткәрде. Китапханәче презентация ярдәмендә герой- пионерлар арасыннан Валя Котик, Марат Казей, Зина Портнова, Леня Голиков, Костя Кравчук, Надя Богдановалар турында сөйләп үтте, «Вечно живые» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Лельвиҗ авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән рус язучысы Лев Толстойның тормыш юлына карата «Человек, любящий детей» дип исемләнгән әңгәмә - викторина үткәрде. Китапханәче балаларны Толстойның тормыш юлы иҗаты китаплары белән таныштырды. Китапларындагы рәсемнәр буенча викторина сорауларына җаваплар таптылар, хикәяләрен укып, әңгәмәләр кордылар.
Югары Өскебаш авылы китапханәсендә авыл кешеләре белән гашыйклар көненә карата “Яшьнәп үткән яшьлегем” – дип исемләнгән кичке- уен үткәрелде. Бәйрәмдә элеккедән сакланып килгән уеннар уйнатылды, күренекле шагыйрьләребез, язучыларыбызның әсәрләре буенча әдәби геройларның парларын табу конкурсы үткәрелде.Гашыйклар көне һәркемнең күңелендә шатлыклы мизгелләр калдырды.
15 февраль –Хэтер коне. Тарихнын килер буыннарына сабак булырдай бу сэхифэсен ,эфган ветераннарын ,чит иллэрдэ башын салган кахарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк.