ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара туган- тел көне уңаеннан Түбән Арбаш авылы китапханәчесе  мәктәп укучыларында  туган телгә, һәм  башка  халык телләренә ихтирам тәрбияләү, язучыларыбыз иҗатын барлау, китап укуга  мәхәббәт уяту  максатыннан “Туган тел ул олы тормышка бер адым” дип исемләнгән бәйге үткәрде. Балалар  яттан шигырьләр сөйләделәр хәтерләрен яхшырту, җитезлекләрен сынап төрле язучылар  әсәрләреннән төзелгән” Әкиятне таны”, “Шагыйрьне бел”, “Иясен тап”, ”Башкача ничек әйтеп була” дип исемләнгән укчылар конкурсы оештырды.

Манзарас авылы китапханәсе әби бабайларыбызның гореф гадәтләрен искә төшереп “Әкият” балалар бакчасында нәниләр белән  “Вакытында табылган якутлар” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балаларны  китап күргәзмәсе белән таныштырды, әкиятләрен укыды, татар халык уеннарынан торган җырлы - биюле уен оештырды. Балалар барлык уеннарда бик теләп  катнашты.

Иске -Йорт авылы китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары белән тел көненә багышланган "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте. Укучыларга татар теленең барлыкка килүе турында , телне саклау яклау турында фикер алышты.

Вахит авылы китапханәчесе Халык- ара туган тел көненә багышлап “И газиз туган телем!” дип исемләнгән кичә үткәрде. Туган телгә багышланган җырлар, шигырьләр башкарылды. Ике команда арасында “Тапкырлар” һәм “Җитезләр” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә тел турында әйтемнәр, табышмаклар, сүзтезмәләр, мәкальләр һ.б. сорауларга җаваплар бирелде. Г. Гыйльмановның “Мин чын татар малае” шигыре укылды.

Байлангар авылы китапханәчесендә кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашында “Тел-рухи байлыгы” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында телнең халык казанышы, меңнәрчә, меллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык, милләт югала, туган телен саклау, үстерү аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү-һәркемнең изге бурычы турында сөйләшү, фикер алышу булып узды.


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

   17 нче февраль көнне Березняк мәдәният йортында Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алу, укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан  “Тирәнәя һаман яралар” дип аталган очрашу кичәсе үткәрелде. Кичә концерт номерлары, котлаулар, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Соңыннан ветераннар чәй өстәле артында Әфган җирендә булган вакыйгаларны, иптәшләрен искә төшереп утырдылар.

Татар халкының әби- бабаларыбыздан калган гореф- гадәтләрне яңарту,укучылырны татар халык традицияләрендә тәрбияләү , татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан, Пычак авыл клубында җиденче сыйныф укучылары белән “Аулак өй ” күренеше сәхнәләштерелде.

 

 Районыбызда авыл җирлекләре арасында районкүләм “Туган яктан илһам алып” фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары дәвам итә. Әлеге фестиваль кысаларында, 16 февраль көнне Янил авыл җирлегендә  “Туган як моңнары” дип исемләнгән зур концерт оештырылды.

21 февраль көнне балалар китапханәчесе Закирова Фирдания “Кояшкай” балалар бакчасында “Туган тел көне” дип исемләнгән бәйрәмдә катнашты. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Китапханәче балаларга Ана телебезнең матурлыгы, байлыгы, аһәңлеге турында сөйләде. Балалар “Безнең яраткан әкиятләребез” дигән викторинада катнашты, җырлады, биеде, татар,  мари, удмурт һәм рус телендә шигырьләр сөйләде. А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштерделәр. Нәниләр Туган тел көнен бик файдалы һәм кызыклы итеп үткәрделәр.

21 февраль – халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы “Сөембикә”, “Салават купере”, “Ак калфак” клуб әгъзалары өчен “Тел – тарих көзгесе” исемле әдәби сәгать әзерләп үткәрде. Утырыш шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук  “Дөньядагы иң матур тел – ул минем туган телем” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International