ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Урәсьбаш авылы китапханәчесе детсад балалары белән яшь герой- антифашист көненә багышлап «Юные герои войны» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Әлеге чарада герой-пионерларның яшь кенә булуларына карамастан,  фашист илбасарларына  карата нәфрәт  тулы батырлыклар эшләргә мөмкинлек бирде.

Лев Николаевич Толстой - балалар өчен дә бик күп әсәрләр иҗат иткән язучы.  Аның кечкенәләр өчен иҗат ителгән "Три медведя", "Сказка об Иване-дураке и его двух братьев" һәм башка әкиятләре бар.Урәсьбаш авылы  китапханәчесе балаларга  Л.Толстойның  "Три медведя" әкиятен кычкырып укыды һәм укыган буенча фикер алышу оештырды.

Үрәсьбаш авылы  китапханәсендә мәктәп укчылары белән Татарстан Гербы кабул ителгән көнгә багышлап “Татарстан Гербы – минем горурлыгым” дип исемләнгән танып белү сәгате уткәрелде. Презентация карап балалар Татарстан дәүләт Гербының тарихы белән таныштылар, зур игътибар белән барс турындагы легенданы тыңладылар һәм Гербта сүрәтләнгән һәр символның мәгънәсен белделәр. Чара ахырында балалар викторина сорауларына җавап биреп кызыклы призлар белән бүләкләнделәр. 

Урәсьбаш авылы китапханәчесе авылдашлары күрше - күләннәр белән аралашып торуны күздә тотып скандинавиячә таякта йөрүне оештырып җибәрде. Әлеге чара бер яктан аралашу чарасы  булса, икенче яктан сәламәтлекне ныгыту,төрле тискәре уйларны булдырмау өчен менә дигән чара булып тора.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

12 февраль көнне Кукмара үзәк китапханә хезмәткәре Гарипова Лилия Дамир кызы Ч.Т. Айтматов исеменләге Кукмара №1 гимназиясенең 10 сыйныф укучылары өчен “Волонтер горур яңгырый” исемле мәгълүмат сәгате үткәрде.

Район мәдәният учакларында әледән-әле төрле чаралар үткәрелеп тора.

Күкшел авылы мәдәният йортында "Бер яшьлектә - бер картлыкта" дип исемләнгән кичке уен булды.

Яңа Сәрдек авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән Ф. Яруллинның “Зәңгәр  күлдә Ай коена” әкияте буенча оештырылган әңгәмә үткәрде, язучының тормыш юлын, һәм иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсен тәкьдим итте.

 Зур Сәрдек авылы китапханәчесе “Әкият” балалар бакчасы нәниләре янына мәдәни сукмак оештырды. Бу көнне балаларга “2017 ел – Татарстанда Толстой елы” буларак билгеләп үтелүе турында сөйләде .“Рассказы о животных” китабыннан “Слон” исемле хикәяне  уку оештырды. Л.Толстой әсәрләре китап укучыларны дус һәм тату, киң күңелле һәм әхлаклы булырга өйрәтә. Соңыннан балаларга группада уку өчен китаплар бүләк ителде.


9
февраль, 2018 ел
җомга

7 февраль - ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Шул уңайдан Балыклы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Ак барслы герб» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чарада балаларга гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләде, канатлы барс турында легенда укыды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International