ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

14 февраль көнне балалар китапханәсендә “Салават күпере” милләтара аралашу клубының чираттагы “Зимние посиделки” дип аталган әңгәмә-дәрес узды. Дәрес клубның җитәкчесе Гайнутдинова Нүрия һәм Ош-Юмья авылы китапханәчесе Хабарова Зоя  белән берлектә алып барылды.   Дәрес рус һәм удмурт телендә узды.  Телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклауның әһәмиятен билгеләү максатыннан үткәрелгән дәрестә балалар удмурт халкының мәдәнияте, фольклор әсәрләре (легенда, миф, әкият), милли киемнәре, ризыклары  турында сөйләштеләр. Удмурт халкының хәрәкәтле уеннарын искә төшерделәр, табышмак, мәкаль-әйтем, тизәйткечләр темасына кагылган кроссворд чиштеләр.

Балалар илебездә төрле милләт вәкилләре үзара тату булырга, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә кирәк икәнлеген белеп үсәргә тиеш. 


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

14 февральдә китапханәче Закирова Фирдания 4 нче номерлы мәктәпнең 3А сыйныф укучылары өчен “Муса Җәлил –патриот шагыйрь” дип исемләнгән Хәтер дәресе үткәрде. М.Җәлилнең тууына 112 ел тулуга багышланган әлеге дәрестә укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында мәгълүмат алдылар, китаплары белән таныштылар. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы, туган илгә хөрмәте, балалар өчен язган шигырьләре турында китапханәче тәфсилләп укучыларга җиткерде. Балалар аның шигырьләрен укыдылыр, М.Җәлил сүзләренә язылган җырлар тыңладылар. 

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары Түбән Үрәс һәм Чарлы авыл җирлекләрендә үткәрелде. 

13 февраль көнне китапханәче  Сәлимова Тәскирә Харис кызы, "Ак калфак" иҗтимагый оешма әгъзалары белән берлектә  "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  ял итүче пенсионерлар өчен "Һәркемнәң үз сукмагы" исемле, Татарстан Республикасының халык шагыйре, язучы, драматург, Фәнис Яруллинга 80 ел тулуга багышланган әдәби сәгать үткәрде.  Чарада язучыга багышланган компьютер презентациясе күрсәтелде.

13 февраль көнне Байлангар авылы китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары белән “Без-Җәлил оныклары” дип исемләнгән  слайд әңгәмә  үтте. Әлеге чарада китапханәче балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, турында сөйләп үтте.  Кичә китап күргәзмәсе янындагы әңгәмә белән тәмамланды.

Нырты авылы китапханәчесе өлкәннәр өчен француз язучысы Ж. Вернның тууына 800 ел булуга багышланган “Великий мечтатель и путешественник» дип исемләнгән слайд -әңгәмә курсәтте. Язучының тормыш юлы, беренче романы «Пять недель на воздушном шаре» зур уныш алып килүе, барлыгы 65 роман ижат итүе һәм  әдәби ижатлардан тыш , сәяхәт итәргә яратканы турында сөйләнелде.


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Байлангар һәм Күкшел авыл җирлекләрендә үтте.

13 февраль көнне китапханәдә “Гөрләвек” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышлап әдәби-уен оештырылды. Китапханәче Закирова Ф.Ф. презентация ярдәмендә балаларга әлеге бәйрәмнең тарихын сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды.  Балалар  әкият, мәкаль-әйтем, геройлар темасына әзерләнгән уен-конкурста катнашты, мультфильм карады.

             Пычак авыл клубында  үткәрелгән   “Җилкәннәр җилдә сынала”  дигән кичәбездә явыз язмыш ихтыярына бирешмичә яшәргә, көрәшергә, иҗат итәргә көч тапкан, авырлыклар алдында сынмаган, үзендә яшәр өчен көч тапкан, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышланды.  Кичәбез укучыларыбызның вальсы белән башланып китте. 

Олыяз авылы китапханәсендә Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан китапханәгә йөрүче укучылар белән  “Язмышларга буйсынмас җан” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичә барышында укучылар  Фәнис Яруллинның катлаулы тормыш юлы, иҗаты, гаиләсе турында сөйләшеп, фикер алышты. Фәнис Яруллинның шигырьләрен, “Яшел утрау хуҗалары” дип исемләнгән повестен укып, аның турында презентация карады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International