ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче күп балалы биш ананы “Ана даны” медале белән бүләкләү турында”гы указны имзалады. Әлеге документлар президент сайтында урнаштырылган.

Шуларның арасында Кукмара районы Ядыгерь авылында яшәүче биш бала анасы Сәрия Хәсәнова.

Фото: tatar-inform.ru


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

24 ноябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында “Әнкәйләргә рәхмәт әйтик” дип исемләнгән  әниләр бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе әниләргә багышланган матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә барлыгы 40 кеше катнашты. Бәйрәмне карарга 250 тамашачы килде.


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Мәмәшир авылы китапханәчесе балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр белән балаларның әниләре өчен Әниләр көне-матур көн!”   дип исемләнгән күңел ачу кичәсе оештырды. Китапханәче Габдуллина З.М. барлык кунакка килгән әниләрне бәйрәм белән котлады, бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Ә әниләр исә, үзләренең осталыкларын җырларда, шигырьләр сөйләүдә, төрле әкияти персонаҗларда уйнап күрсәттеләр. Кичә һәркемнең күңелендә калырлык булып үтте.

Трыш авылы китапханәчесе  3-4 класс укучылары белән әниләр көненә карата  “Әнием сиңа”  дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрде. Әлеге чара укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Трыш авылы китапханәчесе беренче сыйныф укучылары белән затлы,сыйфатлы, мавыктыргыч итеп язылган  “Сабантуй журналына күзәтү оештырды. Биредә туган телебездә язылган кызыклы шигырьләр, могҗизалы хикәяләр, рәсемле әкиятләр, сканвордлар, комикслар, көлдергечләр һәм башкалар. Аларның барсында чишәргә, укырга  балаларга бик тә күңелле булды.

Березняк авылы китапханәчесе  мәдәният йорты  хезмәткәрләре белән берлектә әниләр көненә багышланган  “ Талмас оста куллары” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичәне ямьләндереп җибәрүче  мөхтәрәм кунакларыбыз булып  оста куллы яраткан әниләребез иде . Әниләребез тарафыннан әзерләнгән  күргәзмә һәркемне таң калдырды.  Кичә гармунның моңлы көйләре җырлары, биюләре, белән үрелеп барды. 

Чура авылы китапханәчесе 6 сыйныф укучылары  белән экология елына карата  “Экоквест” дип исемләнгән  уен оештырды. Әлеге чара сигез өлештән торды. Һәр тукталышта балаларны кызыклы биремнэр,башваткыч сораулар көтте.  Җавапны дөрес белмәгән   очракта җәзалар үтәделәр, һәм икенче этапка карточка ярдәмендә генә уздылар. Буталган хәрефләрне, сүзләрне табу, кроссвордларны чишү, җырлау, кызыклы хәлләрдән чыгу, чүпләрне аерып җыю, табигатьтә  фотосүрәткә төшү, флаг буяу, китапларны темалары буенча аера белү укучыларга бик охшады. Ахыргы тукталышта  китапхандә яшерелгән  хәзинәне эзләү балаларны тагын да гаҗәпләндерде, чөнки ул китап формасындагы шкатулкада качырылган иде. Уенның ахыры истәлеккә үзләре тапкан хәзинә эчендәге значоклар тапшырылып, китап күргәзмәсе янындагы әңгәмә белән тәмамланды. Әлеге мероприятие һәркем өчен күңелле узды. 

26 ноябрь көнне Адай авылында 50 елдан артык бергә гомер кичергән парларыбызга багышланган  “Бергә - гомергә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. 


24
ноябрь, 2017 ел
җомга
 Ятмас- Дусай авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә справочниклар көненә карата “Словарь  – синең ярдәмчең” дип исемләнгән  китапханә сәгате үткәрде.  Китапханәче Галиуллина В.М. балаларны словарьләрнең  төрләре  һәм аларны куллану кагыйдәләре белән таныштырып кына калмады, алар ярдәмендә төрле кызыклы уеннар оештырды.

Чишмәбаш авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән берлектә “Җылы сүз җан эретә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чара  балаларны кече яшьтән үк бер - береңә карата әдәпле, мәрхәмәтле олы җанлы булырга кирәклелеген аңлатып үстерү максатыннан уздырылды.Соңыннан “Йолдызчык” клубына йөрүче балалар белән татар халкының “Өч кыз” экияте сәхнәләштерелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International