Манзарас авылы китапханәчесе авыл халкы өчен Рөстәм Рәшитовның “Айсылу” кинофильмын күрсәтүне оештырды. Авылдашлары китапханәчегә тагын да шундый бай эчтәлекле киноларны еш күрсәтүне сорап таралышуы, безне дә әлеге чарага килгән кешеләрне дә кино сәнгәтен кабат торгызуны булдырырга кирәклеген исбатлады.
21 ноябрь көнне Югары Арбаш мәдәният йортында "Исәнләшү - матур гадәт" дип исемләнгән тематик әңгәмә булды. Балалар белән аралаша белү, исәнләшү сәнгате турында сөйләштек.
Яңа әйбер сатып алу - күңелле мәшәкать. Буяулары ялтырап торган җиһазны алып кайтып урнаштыргач, өй эче ямьләнеп китә, ә сөенеч әле әллә ничә көннәргә сузылырга мөмкин. Яңа кием, кесә телефоны яки планшет белән дә шул хәл. Әмма алган әйберең начар сыйфатлы булып, берничә көннән сафтан чыкса, билгеле ки, кәеф кырыла. Ярый ла, кабаттан шул сәүдә ноктасына алып барып, матавыкларсыз гына алыштырып яки акчасын кире кайтарып булса. Ә инде җитди каршылыкларга очрыйсың икән, кулланучы буларак, үз хокукларыбызны белү ярдәм итәр. Бу турыда республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Алсу Вәлиева, әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов, Роспотребнадзорның Саба, Мамадыш, Кукмара районнары бүлеге белгече Сергей Демидовлар белән сөйләштек. Сыйфатсыз хезмәт күрсәтү белән бәйле тема да читтә калмады.
“Урал” җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә бу елның ноябрь аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.
17 нче ноябрь көнне Янил авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, авылдашлары Айнур белән Илназны армияга озату кичәсен үткәрде. Армия сафларына чакырылган егетләребезнең әти-әниләре, улларының исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды:матур җырлар яңгырады , солдат тормышы белән бәйле эчтәлекле шигырьләр укылды. Барлыгы 80 кеше катнашты.
Янил авылы китапханәчесе 1-3 нче сыйныф укучыларына "Әкиятләр илендә”дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче гадәти һәм тылсымлы әкиятләр турында сөйләде. Геройларының яманлык, усаллык белән көрәшеп, әкият яхшылыкның җиңүе белән төгәлләнүен аңлатты. Соңыннан балалар канатлы бозау әкиятен карап, андагы геройларны чагылдырган викторина сорауларына җавап эзләделәр.
Ядегәрь авылы китапханәчесе 2 нче сыйныф укучылары белән “Хайваннар дөньясында” дип исемләнгән уен- дәрес уздырды. Әлеге чара балаларга йорт һәм кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету, аларга карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген күздә тоту максатыннан үткәреде.
Дәрес барышында балалар берәр хайван турында мәгълүмат бирделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр. Соңыннан Нури Аслановның “Ринат авылда” шигырен, С.Сәүбанованың “Нәни болан баласы” әкиятен уку белән тәмамланды.
Туган авылның, туган якның табигатен өйрәнү, аның белән ныклап кызыксыну, туган төбәктәге табигать үзенчәлекләрен белү, асылына төшенү – үз йортыңны, мәктәбеңне, авылыңны, илеңне ярату кешенең рухи ныклыгы өчен зарур. Чөнки һәркем өчен авыл, туган җир ифрат зур һәм тирән мәгънәгә, җуелмас хатирәләргә ия. Шул максаттан Ядегәрь авылы китапханәчесе 4 сыйныф укучылары белән “Туган авылым” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Чара барышында укучылар авылыбызның тарихы, күренекле шәхесләре белән танышып мәдәният йортында урнашкан музейда булдылар.
17 ноябрь көнне Нырты үзәк авыл мәдәният йорты хезмәкәрләре башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасы балалары белән “Кыш бабайның туган көне” дип аталган чара үткәрделәр.