Байлангар авылы мәдәният хезмәткәрләре урта яшьтәге мәктәп укучылары белән “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” дигән әңгәмә үткәрде. Әлеге чара укучыларда үз-үзләренә хөрмәт, әйләнә-тирәдәгеләргә ышаныч, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан уздырылды. Тәмәке тартуның куркыныч чирләр китереп чыгаруына басым ясалды.
17 нче ноябрь көнне Яңа Сәрдек авылы мәдәният йортында экология елы уңаеннан “Экологик марафон” дип аталган чара узды. Викторина формасында оештырылган әлеге чарада балалар экология төшенчәсенә аңлатма бирделәр, табигатьне саклауга үзәреннән нинди өлеш кертәләр, шул турыда фикер алыштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле уеннар уйнадылар.
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы егерме дүртенче утырышы 21 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә район советы бинасында чакырыла.
16.11.2017е. Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы ведомство ара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”. Очрашу кысаларында, максатчан төркем белән, гаилә – ул бер берсе белэн үзара бәйләнгән коллектив дигән темага әңгәмә корылды. Шунда ук йөкле хатынкызларга консультатив ярдәм күрсәтелде: әгәрдә гаиләдә конфликтлы ситуацияләр чыккан очракта, аларны үзвакытында уңай якка хәл итәргә кирәклеге аңлатылды. Шулай ук буклетлар өләшенелде.
Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, максатыннан Тат-Тулба авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 7-8 класс укучылары катнашында “Көттермәсәк иде Әнкәйләрне” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрде. Кичә җыр- бию, нәфис сүз, шигырьләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәмне котлап килгән Кәркәвеч авылы үзешчәннәренең җыр- биюләре кичәгә аерым бер күңелле ямь өстәде.
Өлге авылы китапханәчесе өлкән яшьтәге ханымнар белән “Бер очрашу үзе бер гомер” дип исемләнгән пилмән бәйрәме уздырды. Әлеге кичәгә килгән ханымнар пилмән ясауда үз осталыкларын күрсәтеп кенә калмадылар, мастер класс күрсәттеләр. Китапханәче килгән кунакларны кызыклы әңгәмә корып, вакытлы матбугатькә күзәтү үткәреп, “Икмәк - табын кояшы” дигән күргәзмәдән китаплар тәкьдим итте. Бәйрәм бик күңелле булды.
9 ноябрь көнне Зур Кукмара Мәдәният йортында якташыбыз Мәмәшир авылында туып үскән бүгенге көндә Казанда яшәп иҗат итүче шагыйрә, әдибә һәм галимә, тәнкыйтьче Рифә Фәтхрахман кызы Харрасованың иҗат кичәсе үтте.
Йолдызларның аңы киткән чакта,
Йолдызларның төсе уңганда-
Туганмын мин-
Инеш,елга суы
Ярларына тәмам тулганда
Кичәбез авторның әнә шундый шигъри юллары белән башланып китте.
Зал тутырып аның иҗатына гашыйк тамашачы җыелган иде. Кичәбез район башлыгы урынбасары Каримуллина Равия Абдулла кызының юбилярны, район күләмендәге казанышлары өчен медаль белән бүләкләнүеннән башланып китте. Казаннан кайткан каләмдәшләре арасыннан Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе Салихов Данил Хабибрахман хәтер сандыгында юбиляр белән бәйле булган хәтирәләрне җиткереп узды. Якташ шагыйрьләребез Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Фоат абый Галимуллинның, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Моратның, публицист, Хөсәен Ямашев, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты, заманында “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Шаһинур Мостафинның, әле генә әдәбият дөньясына кыю адымнар белән атлап кергән Рүзәл Мөхәммәтшинның җылы сүзләре әлеге кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Районыбызның танылган җырчылары искиткеч матур, күңелләргә моң, җанга рәхәтлек бирә торган җырларын бүләк иттеләр. Юбилярны туганнары, сыйныфташлары, күршеләре, дуслары тәбрикләде. Кичә барышында һәркем иҗат рухына төренеп, шушындый талантлы якташыбыз булуы белән горурланып утырды.
Рифә Рахман 100 дән артык шигырьләр, әдәби-чәчмә әсәрләр авторы. Аның шигырьләре иң элек авылчан гадилеге белән җәлеп итә. Һәр шигырь юлыннан ниндидер җылылык , ихласлык бөркелеп тора. Һәр шигырьдә авыл өчен генә хас бер кызык яисә гыйбрәт бар.
Чара барышында экранда шагыйрьнең гомер юлын, иҗатын чагылдырган слайдлар күрсәтелде. Кичә тамашачыларда яхшы тәэсир калдырды.
7 ноябрьдә Байлангар мәдәният йортында Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан "Авыл тарихын беләсеңме?" дип исемләнгән кичә үтте.
Шагыйрә Рифә Фәтхрахман кызы Харрасованы районда гына түгел, республикада туган җиргә, туган телгә мәхәббәт җырчысы итеп беләләр. Җанга якын шигырьләре һәркемдә якты хисләр уята. Олуг юбилее – 55 яше тулу уңаеннан 9 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә Зур Кукмара Мәдәният йортында ”Бәхетле йолдыз астында” дип исемләнгән иҗат кичәсе үткәрелә. Шигърият, җыр-моң сөючеләрне танылган язучылар белән очрашуда көтеп калабыз.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шушы уңайдан Күкшел авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән берлектә ”Конституция төп закон” дип исемләнгән тәрбия дәресе уздырды.Чара барышында укучылар дәүләт символлары, конституциянең эчтәлеге белән якынрак танышып, викторина сорауларына җавап эзләделәр. Дәрес укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.