ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Контитуциясенең 25 еллыгы уңаеннан Кукмара районы авыллары мәдәният йортларында күп төрле бәйрәм чаралары үтте.  

2 ноябрь көнне Әсән-Елга авылы китапханәчесе балалар бакчасында үткәрелгән"Уңыш бәйрәме"ндә бакча карачкысы ролендә катнашты. Бәйрәмдә нәниләр арасыннан 2 команда көч сынашты. Иң тапкыр командага урын билгеләнде һәм бүләкләр тапшырылды. Бу бәйрәм балаларыбызга үзебез үстергән уңышның никадәр файдалы икәнен белергә ярдәм итте.

     3  ноябрь көнне   Мәмәшир авылы китапханәсе “Нур” клубына һәм мәдәният йортының “Җәүхәр” берләшмәсенә  йөрүче  өлкәннәре белән   “Җырланмаган әле безнең җыр” дип исемләнгән иҗат концерты  оештырды.

Кичәнең кунагы  булып кайткан  авылдашыбыз- шагыйрә Рифә Рахман да кичәгә аеруча матур  бер ямь өстәде. Кичә шагыйрәнең  авыл сулышын һәм аның кешеләренә багышлап язылган бай эчтәлекле шигырьләре, өлкәннәребез тарафыннан  яратып башкарыла торган җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барды.

5 ноябрь  көнне “Карлыгач” балалар бакчасына йөрүче нәни китап укучылар Байлангар  китапханәсенә кунакка килде. Чараның барышында балалар “Кызыл китап”ка кертелгән хайваннар, кошлар, дару үләннәре турындагы белемнәрен ныгытты.

Нәни тамашачылар арасында уздырылган табышмаклар бәйгесе бу балаларның да табигать хәзинәләре турында белемнәре булуын күрсәтте. 


4
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев 4 ноябрь – Халыклар Бердәмлеге һәм 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан район халкын бәйрәм белән котлады.


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

100гә якын кеше 45 минут эчендә 30 биремгә җавап бирде


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

4 һәм 6 ноябрьдә балалар иҗат Академиясендә Халыкара бердәмлек һәм Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан бәйрәм концертлары була.
Башлана 14.00 сәгатьтә. Керү ирекле.


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Ноябрь аенда Югары Күзмистән Екатерина Ивановага,  Балыклыдан Ләйлә Касыймовага, Мәчкәрәдән Бибиәсма Галиевага, Иске Кенә-Юмьядан Вера Андреевага, Төркәш авылыннан Гөлбикә Мәгъсүмоваларга – 90 яшь тула.

Район авыл китапханәчеләре 10 октябрьдән алып 6 ноябрь аралыгында Д.Н.Мамин-Сибирякның тууына 165 ел тулу уңаеннан “Балаларга язу олы бәхет” дип исемләнгән төбәкара акциядә катнашты. Акциянең максаты 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балаларга язучы турында тулы мәгълүмат бирү. Презентация ярдәмендә китапханәчеләр укучыларга Дмитрий Наркисовичның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Укучылар кызыксынып презентация карады, язучының китаплары белән якыннан танышты, викторина сорауларына җавап бирде. Чара барышында укучылар “Сказка про храброго зайца-длинные уши, косые глаза, короткий хвост”, “Серая шейка” дип исемләнгән әкиятләрен кычкырып укыды. 

Үрәсьбаш авылы китапханәчесендә “Алтын көзгә сәяхәт” дип исемләнгән кичә булып үтте. Китапханәче чарага килгән балаларны Сөмбелә бәйрәме белән котлады, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрде. Укучылар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, яшелчәләргә презентация ясадылар, көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International