Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина Республика көне уңаеннан киң катлам китап укучылар өчен “Мин яратам сине, Татарстан” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә дәртле җырлар, нәфис сүз, төрле халык биюләре белән үрелеп барды. Презентация ярдәмендә укучылар Казан турында бай мәгълүмат туплады, кроссворд чишүдә актив катнашты.
Түбән Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлназ Мәҗитова 4-7 сыйныф укучылары өчен “Мир на всей планете” дип исемләнгән тынычлык дәресе уздырды. Китапханәче балаларга ил тынычлыгы турында, аны ничек саклау хакында мәгълүмат бирде. Әңгәмә соңында балаларның фикерләре тыңланды, алар тарафыннан “Һәрвакыт булсын кояш” дип исемләнгән җыр башкарылды.
Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гараева балаларда туган якка карата мәхәббәт уяту,туган җирнең матурлыгын күрә белү, балалар арасында яхшы мөнәсәбәт тудыру, төрле җәмгыять урыннарында татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү максатыннан “Мин татар баласы, татарча сөйләшәм” дип исемләнгән интеллектуаль- уен үткәрде.Уен барышында балалар үзләренең белемнәрен тапкырлыкта сынадылар. Ә без исә балаларның татар теленә битараф түгеллеген, һәм мондый чараларны үткәрүнең бик тә урынлы булуын күрдек.
Тырыш авылы китапханәчесе спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенең мөһим икәнлеген балаларга аңлату максатында "Спорт-сәламәтлек нигезе" дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде. Әңгәмә барышында укучыларга спорт уен төрләре, аларның тормышта кирәклеге хакында мәгълүмат бирелде. Шулай ук китапханәче балалар арасында спортка кагылышлы уеннар оештырды. Бәйрәм балар өчен бик кызыклы һәм файдалы үтте.
Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Йөзмөхәмәтова 28 август көнне “Ромашка” балалар бакчасында “Китапларны бергә саклыйк”дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Китапханәче балаларга кечкенәдән үк китапларны саклап тотарга,битләрен ертмаска,бөкләмәскә,пычырак кул кул белән томаска,китаптан төрле рәсемнәрне кисеп алмаска кирәклеге турында аңлатты.Чара төрле кызыклы мавыктыргыч уеннар белән тәмамланды.
25 август көнне Чишмәбаш авылы "Акчарлак" балалар бакчасында китапханәче Курбанова Илсөяр " Табигатьне саклыйк" дигән эклологик сәгать үткәрде. Балалар табигать турында китаплар белән таныштылар, төрле уеннар уйнадылар, А. Алишның "Койрыклар" дигән китабыннан әкиятләрен тыңладылар.
24 август көнне Ятмас-Дусай авылы китапханәчесе кече- урта яшьтәге балалар белән “Күз чишмәсенә экскурсия оештырды. Бару юлында алар чишмә суының файдасы, чишмәнең килеп чыгу тарихы белән кызыксындылар. Экология елына багышланган бу акциядә китапханәче Венера Галиуллина алып килгән китапларга күзәтү ясады.Соңыннан чишмә суыннан шифалы чәй кайнаттылар. Балалар бу сәяхәттән яңа тәэсирләр алдылар, уйнап рәхәтләнеп ял иттеләр, табигатьтә үзләрен ничек тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
24 август көнне Ваҗашур авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәктәп балалары белән велосипед ярышы уздырды. Мондый ярышлар балаларның юл кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерү, игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатынннан оештырылды. Бәйгедә балалар бик теләп катнашты, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Түбән Өскебаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге балалар өчен«Герб, флаг – символы государства Российского» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.Балалар Татарстан символы, флагның төсләре хакында мәгълүмат алды.