Байлангар авылы китапханәчесе “Күңелле стартлар” уены үткәрде .Анда «Чей прыжок дальше?», «Кто самый ловкий?», «Скороговорки», «Кто быстрее?», «Догонялки». кебек уеннарда үзләренең көчләрен сынашты. Җиңүче командалар грамоталарга төрле бүләкләргә, лаек булды.
Байлангар авылы китапханәчесе Россия флагы көне уңаеннан «Флаг России – наша гордость» дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әлеге чарада балалар бәйрәмнең тарихы белән якынрак танышып, флаг төсләренең нәрсә аңлатуын тагын бер тапкыр исләренә төшерделәр.
Россиядә 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында” Указы нигезендә гамәлгә куелган. Шушы уңайдан авыл китапханәләрендә төрле мәдәни чаралар гөрләп узды.
Әсән –Елга авылы китапханәчесендә“22 август – Россия флагы көне” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Гөлназ Набиева, балалар бакчасы нәниләре өчен, “Флагны үз кулларың белән тот” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар Татарстан символы, флагның төсләре хакында мәгълүмат алды.
Күкшел авылы китапханәчесе тарафыннан“Государственный флаг России”дип исемләнгән презентация күрәтелү балаларда зур кызыксыну уятты.
Түбән – Арбаш авылы китапханәсендә Син беләсеңме?” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Балалар төрле тарихи, герб, флаг, гимн белән бәйле булган сорауларга җавап эзләделәр, туган якның күренешләре төшерелгән пазллар җыйдылар. Ә ахырдан бергәләп матур итеп гимн җырланды.
Зур Сәрдек авылы китапханәсе үткәргән мәдәни чарада бик күңелле үтте. Наилә Шакирова чарага җыелган халыкка РФ Дәүләт флагы көненең истәлекле дата буларак билгеләнеп үтүен һәм флагның купгасырлык тарихы турында сөйләп узды.
Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина “22 август – Россия флагы көне” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче Россия флагы тарихы турында сөйләде. Соңыннан китап укучылар арасында викторина үткәрелде.
Ятмас Дусай авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Дәүләтебез әләме” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде. Укучылар әлеге көн хакында тулы мәгълүмат алды. Шулай ук китапханәче Л.В.Клюшникның “Наша Родина – Россия” исемле китабы белән танышты.
Важашур авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Мин Россия Федерациясенең Дәүләт флагы хакында ни беләм?” дип исемләнгән чара үткәрде. Чара презентация ярдәмендә үрелеп барды.
Чишмәбаш авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Табигатьне саклыйк” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Китапханәче уен формасында балаларны табигать байлыклары белән таныштырды, аларны ничек сакларга кирәклеге хакында мәгълүмат бирде. Балалар төрле газета-журналлар карады, табышмаклар чиште, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тапты.
17 август көнне Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Мифтахова Гөлия Ибраһим кызы ведомство ара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде.
18-август көнне мәдәният йортында Күкшел балалар өчен "Күңелле стартлар" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәдә мәктәп балалары ике командага буленеп төрле ярышларда көч сынаштылар. Биюләр бәйрәм белән тәмамланды.