ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әсән-Елга авылы китапханәсендә "Экологик сукмак буйлап" дигән уен-дәрес үткәрелде. Балаларны кече яшьтән табигатьне сакларга-якларга үткәрелгән максатыннан уен-дәрестә өйрәтү бу балалар белән хайваннар дөньясы һәм үсемлекләр якыннанрак таныштылар. Экологик сукмак буйлап барганда аларга берничә тукталышта туктап биремнәр үтәргә туры килде. Балалар уеннарга теләп катнаштылар.

Березняк авылы китапханәчесе балаларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, физкультурниклар көненә карата “ Мин физик күнегүләрне сайлыйм” дип исемләнгән велосипед ярышы үткәрде. Ярышта төрле яшьтәге балалар бик теләп катнашты. Балалар өчен спорт дөньясын чагылдырган китап җурналларга күзәтү ясалып, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм күңелле һәм файдалы булды.

Зур Сәрдек җирлеге "Ак калфак" оешмасы 16-августта Кара Елга авылында Кече авыл бәйрәме уздырды.Бай концерт программасы белән аралашып барган төрле уеннарда барлык тамашачылар да актив катнаштылар.


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Әсән –Елга авылы китапханәчесе детсад балалары белән “Экологик сукмак буйлап” дигән уен-дәрес үткәрде.Әлеге дәрестә балалар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән якынрак танышты.Экологик сукмак буйлап барганда  берничә тукталышта туктап төрле биремнәр үтәргә туры килсә дә, балалар үзләрен сынатмадылар.Кичәдә13 бала катнашты, бәйрәм бик эчтәлекле, кызыклы үтте.

12 - август көнне Татар авылында Толлысы Урам бәйрәме булып узды. Җырлар Бәйрәм, уеннар белән үрелеп барды.


11
август, 2017 ел
җомга

Пычак авылы китапханәчесе халык авыз иҗаты аша укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; балаларда иптәшлек, дуслык, кешелеклелек сыйфатлры тәрбияләү, максатыннан “Тапкырларга табышмак” дигән балалар өчен кичә үткәрде. Балалар “Дуслык” һәм “Кояшкай” командаларына  бүленеп 5 турда көч сынаштылар.“Җомак әйтәм тап”, “Сорау миннән –җавап сездән”,”Серле кунак”, “.”Шарадалар” һәм “Кем җитез” дигән уеннарда катнашып“Кояшкай “командасы җиңү яулады. Бәйрәм бик күңелле булды.

10 - август көнне Пычак авылы китапханәсендә балаларның тапкырлыкларын сынау, тирәнәйтү белемнәрен максатыннан “Тапкырларга табышмак ” дигән балалар өчен кичә үткәрелде. Балалар “Дуслык” һәм “Кояшкай” командаларына бүленеп 5 турда көч сынаштылар.“Җомак әйтәм тап”, “миннән Сорау –җавап сездән”,”Серле кунак”, “.Шарадалар” һәм “Кем җитез?” дигән уеннарда балалар бик матур уен күрсәтеп ,“Кояшкай “командасы җиңү яулады.Кичэ бик күңелле узды. 18 кеше катнашты. 


7
август, 2017 ел
дүшәмбе
Аш – Буҗи авылы китапханәчесе төрле яшьтәге балалар өчен “Табигать –зур хәзинә” исемле экскурсия оештырды. Сәяхәт барышында балалар янгын куркынычлыгы кагыйдәләре, табигатькә зыян китермичә генә матур итеп ял итү хакында сөйләштеләр. Хәзерге көннең  иң актуаль темаларның берсе-Җир планетасының пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигать турында тирән эчтәлекле әңгәмә корылды.  Шулай ук балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнап  викторина сорауларына җавап бирделәр

4
август, 2017 ел
җомга

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе балалар өчен “Татар халык әкиятләре” сериясеннән татарча мультфильмнар карау оештырды.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Ядегәр авылы китапханәчесе балалар белән табигать кочагында “Дару үләннәре” дигән темага әңгәмә үткәрде.Әңгәмә барышында балалар дару үләннәренең үзенчәлекләре, аларның үсү һәм яшәү зоналары, нинди максатта куллана алу турындагы мәгьлүмат белән якынрак таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International