ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

    23 май көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда чираттагы “Утырма” узды. Чарага Төркиядә яшәп иҗат итүче якташ рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев чакырылган иде. Аның “Әйтер сүзләр калган әле” исемле шигырьләр җыентыгына презентация узды.

   23 май көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда “Ак калфак” оешмасы әгъзаларының кул эшләре – милли калфак, изү һәм чигүле кулъяулыкларыннан күргәзмә оештырылды.

  


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Мәмәшир авылы мәдәният йортында өлкәннәр белән үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасының туган көнен билгеләп үттеләр. Программада пионериянең тарихы, аның төп максатлары белән дә таныштырдылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Инде пионер оешмалары үткән буын тарихында гына кала килә диясе килми, чөнки районыбызның  күп кенә авылларында кызыл галстуклы балалар күренә башлады инде.

.

Зур Сәрдек мәдәният йортында укучыларның иҗади отчет бәйрәме уздырылды.Укуда, иҗатта, спортта алдынгы булган балалар һәм укытучылар бүләкләнде, сәләтле балаларның концерты куелды.Фойеда күргәзмә эшләде.


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

20-май көнне Күкшел мәдәният йортында Мәдәният елы уңаеннан "Күңелле ял итегез!" дип исемләнгән концерт булып узды. Авыл үзешчәннәре катнашындагы бу бәйрәм авыл халкының күңеленә бик хуш килде.Чара төрле-төрле матур җырлар, шигырьләр,скетчлар биюләр белән үрелеп барды.


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Олыяз авылы китапханәчесе балалар бакчасында “Балалар китабы илендә” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. 


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Гаилэ көне уңаеннан, Ятмас Дусай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тату гаиләләрдә кунакта булды. Аларның тормыш юлы турында мәгълүмәт  тупланды һәм июль аенда үткәреләчәк гаилә бәйрәменә әзерлек этабы үткәрелде.

14 май көнне Байлангар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Гаиләләр тату, тигез булсын!” дигән әдәби –музыкаль кичә үтте. Катнаштылар: Хисматова Люция, балалары :Айрат,Айнур,Айлюзә;
Камалиева Йолдыз, балалары: Зөхрә,Айсылу; Газизуллина Раушания, баласы: Искәндәр. 
Чараның төп максаты: гаилә-җәмгыятнең бер күзәнәге, аның татулыгы өйдәге һәр кешенең бәхетле тормышы һәм сәламәтлеге өчен төп шарт икәнлеген күрсәтү. Гаилә-һәр кешенең таяну ноктасы. Ир белән хатын-тормышның башлангычлары. Гаилә бәхетен алар бергә тудыра. 
Уенчылар төрле бәйгеләрдә катнаштылар, гаилә турында сорауларга җавап эзләделәр, моннан тыш, мәкальләр, йомгак чорнап әкият сөйләү, төрле ситуацияләрдән чыгу, физкультура дәресе, хәрефләрдән сүзләр төзү кебек һ.б.уеннар уйналды.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Ошь-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучыларына сугыш чоры балаларына багышланган С күрсәтеп, В Голявкинның “Мой добрый папа” китабы буенча укулар оештырды. 

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Хезмәтенә күрә хөрмәте” дигән темага кичә  үткәрде. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International