Кукмарада яңа чаңгы трассасы ачылу хакныда хәбәр иткән идек. Чаңгы юлы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадион чишмәсеннән алып, Нурминкә суы буйлап Кукмара тау итәгеннән тау чаңгысы (слалом, сноуборд) базасына кадәр килә һәм кире әйләнеп кайта. Шушы көннәрдә биредә яктырткыч лампалар куелды.
25 январь конне Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина экология елы уңаеннан 6-7 сыйныф укучылары белән “Табигатьне саклау – безнең бурыч” исемле әнгәмә үткәрде.
Халык белән очрашуларда җирлек башлыклары Габделфәт Нәфыйков, Фәнис Гайнетдинов, мәктәп директорлары Радик Хәсәнҗанов, Алмаз Фәйзрахманов, участок инспекторы Виталий Кусаев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район прокуроры ярдәмчесе Рамил Зәйнетдиновларның чыгышлары тыңланды.
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены бүген Түбән Үрәс авыл җирлегендә үтте.
24 январь көнне Тат. Тулба авыл китапханәчесе Гөлнара Хәсанова 3-4 сыйныф укучылары өчен “Хезмәт аша туа чын батырлык, Хезмәт илтә иң зур хөрмәткә” әңгәмә - күзәтү үткәрде.
Поч.Кучук мәдәният йортында “Татарстан республикасы марийлары милли-мәдәни автономиясе”нең Кукмара бүлекчәсе утырышы узды. Анда оешма рәисе Леонид Искаковның ел дәвамында башкарылган эшләр хакында хисабы тыңланды, агымдагы елга план кабул ителде, максат һәм бурычлар билгеләнде.
25 январь көнне Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “Интернетсыз бер көн” дип аталган әңгәмә үткәрде.
Район территориясендә халык күп була торган урыннарны категорияләү һәм паспортизацияләү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы булды. Утырышта Россия Хөкүмәтенең25.03.2015 елгы 272 санлы карары нигезендә террорчылыктан саклану буенча куелган таләпләрнең үтәлүенһәм кимчелекләрне бетерү максатында объектларны тикшерү өчен эшче төркемнәр төзелде. Тикшерүләр 24 гыйнвардан башланды. Сүз уңаеннан: районда халык күп була торган 149 объект бар.
Татар толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсанова 6-7 сыйныф укучылары белән берлектә «Путешествие в мир природы» дип аталган тематик сәгать үткәрде.