Районыбызның оешма-предприятиеләре арасында “Бер очрашу – бер гомер” дигән халык иҗаты фестивале узу хакында хәбәр иткән идек инде. Кичә Кукмара металл савыт-сабалар заводы коллективы да тамашачылар алдында имтихан тотты. Программада җыр-биюләр, пародияләр, конкурслар, мавыктыргыч номерлар бар иде. Концерт бик матур узды.
Тат. Тулба авыл китапханәчесе Гөлнара Хасанова 1-4 сыйныф укучылары өчен “Табигать – уртак йортыбыз” дип исемләнгән экологик тәрбия сәгате үткәрде.
Кышкы каникуллар чорында Иске Юмья авылы китапханәсендә “Кыш патшалыгында” дигән китап күргәзмәсе эшләде, шулай ук балалар өчен спорт уеннары, төрле бәйгеләр оештырылды.
Ижау каласында гармунчы һәм такмак әйтүчеләр катнашында “Уйна һәм җырла, удмурт гармуны” дигән төбәкара фестиваль-конкурс узды. Районыбызның Илгиз Зарипов җитәкчелегендәге “Баламишкин” гармунчылар ансамбле бәйгедән беренче дәрәҗә Диплом белән кайтты. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
“Олимп” Боз сараенда Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчыларының Бөтенроссия зона ярышлары узды. Анда 2006-2007 елгы командалар: Кукмараның “Ягуар”, Байлар Сабасының “Тимерхан”, Балтачның “Балтач” командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча “Ягуар” беренчелекне алды.
Гыйнвар ае – язга борылыш, диләр. Чыннан да, чатнама суык көннәрдә дә кояш инде нурларын мулрак сибә. Әмма Рудник авылында яшәүче һәм табигатьне күп еллар дәвамында күзәтеп баручы Фәйзрахман Бариев әйтүенчә, яз көттереп киләчәк.
Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә ветераннар арасында хоккей турниры үтте. Турнирда Арча, Мамадыш, Зур Әтнә, Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмараның “Ветераннар” командасы беренче урынны алды.
5 нче гыйнвар көнне Село – Чура авылы китапханәчесе Лида Азина 2 нче сыйныф укучылары белән “Китапханә якын дустың булсын” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.
3 гыйнвар көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә балалар шагыйре һәм педагог Рафис Корбанның тууына 60 яшь тулу уңаеннан “Рафис Корбан-балалар язучысы” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү ясалды.
Кышкы каникуллар вакытында Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова балалар игътибарына күп кенә мавыктыргыч чаралар үткәрде.