Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова клуб хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен Яңа ел чыршысы бәйрәме үткәрделәр.
3 гыйнвар көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова башлангыч сыйныф укучылары белән “Саф һава-тәнгә дәва” дигән сәламәтлек дәресе үткәрде. Балаларга спорт, сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде һәм төрле уеннар уйнатылды.
3 январь көнне мәктәп яны спорт мәйданчыгында Лельвиж авылы китапханәчесе Людмила Егорова «Кто умеет веселиться, тот мороза не боится» дип аталган спорт бәйрәме үткәрде.
Балалар китапханәчесе Баһавиева Алсу “Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназия”нең лагерьда ял итүче балалары өчен “Новогодний калейдоскоп” дип исемләнгән ял итү программасы оештырды. Балалар конкурсларда катнашты, яңа ел турында табышмакларның җавапларын тапты, шигырь сөйләде, чыршы тирәли җырлар башкарды.
Әсән-Елга авыл китапханәсендә 28 декабрь көнне балалар бакчасында “Кыш бабай килә безгә” дигән утренник үткәрелде.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе белән берлектә, 7 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән китап укучылар арасында, сайлау темасына карата “Мы – граждане России” дип исемләнгән иҗади конкурс үткәрде.
Район Мәдәният йортында район башлыгының чыршы бәйрәме булды. Бу чарага район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң алдынгылары – фән олимпиадаларында, халыкара, бөтенроссия, республика конкурсларында, спорт ярышларында җиңүчеләр, сәнгать мәктәбендә укучылар, шулай ук инвалид һәм тәрбиягә алынган ятим балалар чакырылган иде. Районыбыз башлыгы Сергей Димитриев аларны бәйрәм белән котлады.