ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2026 ел
чәршәмбе

 25 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен  Халыкара театр көне уңаеннан “Могҗизалар дөньясы ул театр” дигән тематик кичә үткәрде. Китапханәче татар театрының барлыкка килү тарихын сөйләде. “Сәхнә” журналында басылып чыккан мәкаләләр белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр шигырьләр тыңладылар. ”Йомры икмәк” әкиятендә бик теләп катнаштылар. Биредә дәваланучы   Илсияр ханым, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрында эшләүче кызы, якташыбыз Физәлия Хәлил кызының рольләре  турында әйтеп үтте. Үзәктә дәваланучылар бик күңелле итеп  “Аулак өй” уенында да катнаштылар. Минемуллин Минлехан  абый оста итеп гармунда уйнап “Аулак өй”дә катнашучыларны җырлатты, биетте.

Консультация - кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында 25 мартның 21 сәгатеннән 2026 елның 26 мартының 10 сәгатенә кадәр 2026 елның 26 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Кукмара муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Нуриев Мәдәният хезмәткәрләре көнендә хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итте. Ул үз котлавында матурлыкка хезмәт итү зур бирешү таләп итүен ассызыклады, эшкә тугрылык, традицияләрне саклау һәм кешеләргә бүләк иткән ихлас хисләр өчен рәхмәтен белдерде. Җитәкче хезмәттәшләренә тынычлык-именлек, илһам, яңа проектлар һәм лаеклы танылу теләде.

2026 елның 24 мартында «Кукмара үзәк район хастаханәсе»  педиатры Баһаветдинов Хәмит Гарәфи улы белән очрашу булды. Ул зарарлы гадәтләр һәм аларның спортчы организмына йогынтысы турында сөйләде.

25 март көнне, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, китапханәче Г.Ф. Заһидуллина, "С. Әхтәмов исемендәге Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8  нчы сыйныф укучылары  өчен,  «Барысын белергә телим»  дигән квиз-уен үткәрде.


24
март, 2026 ел
сишәмбе

«Ватанны саклаучылар» фонды махсус хәрби операция ветераннары һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары өчен ышанычлы терәккә әверелде. 

«Зилант» спорт мәктәбе укучылары Тимур Гамбаров һәм Ризван Кәримов самбо буенча беренчелектә уңышлы чыгыш ясап, бронза медальләр яуладылар.

Бөтенроссия КЭС-БАСКЕТ этабы финалында безнең команда ныклы рух, җиңүгә омтылыш һәм чын команда рухы күрсәтте. Нәтиҗә — Россия масштабында 2-нче урын! 

Зональ этапта республиканың җиде районы вәкилләре катнаша: Арча, Атнә, Балтач, Саба, Теләче, Биектау һәм, әлбәттә, Кукмара районы үзе. Көн саен фестиваль меңләгән баланы берләштерә, алар эстрада сәнгатендә үз осталыкларын күрсәтеп, тамашачыларга онытылмас хисләр бүләк итә.

Кукмара баскетболчылары Идел буе федераль округы чемпионаты финалында икенче урынны алды. Команданың иң яхшы уенчысы дип Максим Воронин танылды. Бу уңыш аларга 2026 елның 17–25 апрелендә Ижевскидә узачак Суперфиналга юллама бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International