ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Башкарма комитет җитәкчесенең 72 нче карары белән район язгы ташуга каршы комиссиясе составы һәм Кукмара муниципаль районында 2026 елның язгы ташу чорында халыкны һәм территорияне яклау чаралары планы расланды.

Шәфига Гафеевна тумышы белән Арпаяз авылыннан. Ул чор балаларына хас булганча, Шәфига апага тормышның ачысын-төчесен тоеп яшәргә туры килә. Яшүсмер вакыттан ук башта таналар, аннары атлар караучы булып эшли.

Бу чара герой-шагыйрь Муса Җәлилнең Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында тууына 120 ел тулуга багышлана.

Чараның мәртәбәле кунаклары Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин һәм "Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Алексей Арзамазов булды.

Чара «Тормыш өчен Инфраструктура» милли проектын («Торак пунктларда инфраструктураны үстерү» федераль проекты) һәм «Гаилә» милли проектын («Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты) гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Хәзерге вакытта Фәнүзә Канадада «Оттава Чардж» командасы өчен чыгыш ясый, анда җанатарларны матур алкалары белән сөендереп, матур, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле уен күрсәтә. Соңгы матчта ул дубль ясады һәм үз командасына мөһим җиңүгә ирешергә ярдәм итте.


4
март, 2026 ел
чәршәмбе

«Служение» Бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проект чыкты.

6 нче март көнне Район мәдәният йортында узачак "Татар кызы - 2026" бәйгесенең финалына рәхим итегез.

Кукмара районында 750 квадрат метр мәйданлы мең кешегә исәпләнгән «Фатиха» мәчетен төзү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Кукмарага Мамадыш ягыннан керү юлында истәлекле таш куелган иде-шул вакыттан районның мөһим рухи проектларының берсен гамәлгә ашыру башланды.

2026 елның 3мартында    гаилә иминлеген һәм хокук бозуны профилактикалау буенча баш белгечләре Сабирзанова Г.М. һәм Габдуллина А.И. деструктив эшчәнлеккә җәлеп итү омтылышларын нейтральләштерү максатларында “Синең сайлау” темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International