ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Әлеге чараның максаты: низаглы ситуацияләрне чишү ысулларын билгеләү, низагъны чишүнең оттырышсыз алты адымы белән танышу.

  Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү  үзәгендә  «Көз бүләкләре» дип исемләнгән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә «Йон акварель», «Гильоширование», «Фетрдан аппликация», табигый материалдан панно һәм  башка техникаларда эшләр тәкъдим ителде.

2019 нчы елның 23 нче октябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге социаль педагогы тарафыннан дәвалау курсы узучы балалар өчен «Зилант» балалар-яшүсмерләр мәктәбенә экскурсия оештырылды.

25 октябрь көнне Кукмара Үзәк китапханәсе китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна АНО «ЦСП «НАЗ»да ял итүчеләр өчен “Золото прожитых лет” исемле ял кичәсе үткәрде.

 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шимбә көнне, 26 октябрьдә,   республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   

Китапханәбездә якташ язучыларның яңа чыккан китапларын тәкъдим итү кичәләрен үткәрү матур бер традицияга кереп бара. Йосыф Хәнәфиевның

 “Сөеник бәхетле көннәргә” исемле китабын әдәбият сөючеләргә тәкъдим итү кичәсе дә югары дәрәҗәдә үтте. Алып баручы китапханәче  Саттарова Лилия Раис кызы килгән кунакларга язучы турында презинтация күрсәтте, язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ә язучы үзе китап бастыру тарихы, үзенең иҗаты турында тулы һәм кызыклы итеп сөйләде, матур итеп үзенең иҗат җимешләрен дә укыды.  Шулай  ук Йосыф Хәнәфиевның шигырьләре укучылар тарафыннан  да сөйләнде. Автор укучыларны кызыксындырган сорауларга тулы, матур җаваплар бирде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Йосыф Хәнәфиевның иҗатташ дуслары һәм аның белән бергә эшләгән кешеләр язучыга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.

19 октябрьдә Grand Hotel Kazan территориясендә лидерлар республика конкурсы башланды!


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

24 октябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева Алсу Манзарас авылы С.Ә. Әхтәмов исемендэге, урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2а сыйныф укучылары өчен " Туган ягым синең белән горурланам" дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрде.Ул мәктәп укучысының мәдәни көндәлеген алып бару кагыйдәләре, конкурс шартлары турында җентекләп сөйләде һәм балаларны әти-әниләре белән бергә ешрак китапханә чараларына барырга һәм китапларны активрак укырга чакырды. Презентация ярдәмендә балалар безнең төбәк буйлап мәдәни сәяхәт кылдылар, Татарстан Республикасының тарихи үткәне белән таныштылар, музейлар һәм театрлар, китапханәләр һәм китаплар, бөек балалар язучылары һәм Татарстанны таныткан мәдәният эшлеклеләре турында белделәр.

18-20 октябрьдә Казанның Заречье үзәгендә "ФОРПОСТ"хокук саклау хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган үзешчән сәнгать фестивале узды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясенең 15.08.2019 елдан  2нче номерлы карар нигезендә, “Ялкын” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре, клубта тәрбияләнүчеләр белән берничә профилактик чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International