23 октябрь көнне балалар китапханәсендә «Росинка» клубының чираттагы утырышы - «Могҗизалар белән тулы табигать» дип исемләнгән экологик чара үткәрелде. Чарага А. М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 2А сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чараның беренче өлешендә балаларның күзаллауларын киңәйтү, аларның әйләнә-тирә дөнья буенча белемнәрен арттыру максатыннан клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова балалар өчен экологик уен үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән "Разминка", "Хайваннар дөньясында", "Үсемлекләр патшалыгы", "Кош оясы", "Дөрес микән” дигән конкурсларда катнаштылар...?" Уен күрсәткәнчә, балалар табигатьне бик күп беләләр, яраталар һәм аңа игътибар белән һәм сакчыл карыйлар. «Кошлар һәм җәнлекләр турында китап тарихлары» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Аннары балалар «Күбәләк» мультипликацион фильм-притчасын карадылар.
Көзге чор-үз кулларың белән эшләнмәләр ясарга мөмкин булган вакыт. Чараның икенче өлешендә «Табигать палитрасы» дигән табигый материалдан эшләнмәләр конкурсында катнашучыларны бүләкләү каралган иде. Чараның бу өлешендә сүз чакырылган кунакка, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе 1 разрядлы белгече Сабирҗанов Марат Фоат улына бирелде. Ул призлы урыннар алган балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Табигать үзе бүләк итә безгә бик күп материаллар һәм кызыклы идеяләр булдыру өчен искиткеч әйберләр аларның. Моннан тыш, мондый эшләнмәләр булдыру һәм аларны карау барыбызга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.
Калган балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Китапханә бүләккә бик матур китаплар һәм журналлар туплады.
Хафизова Гөлфия район экологына һәм чарада катнашучыларга табигать дөньясына битараф булмаган карашлары, һәр кеше тормышында аның кыйммәтләрен аңлавы, аны саклауга һәм яклауга катнашы барлыгы өчен рәхмәт белдерде.
Мәктәп укучыларының экологик культурасын тәрбияләү моның белән генә тәмамланмый. Балаларны табигать дөньясына җәлеп итү дәвам итәчәк, ләкин китапханә планлаштырган башка чараларда да инде.
РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил "Балачакны яклау командасы" Бөтенроссия акциясе (алга таба – Акция) башлап җибәрә.
«Хоккей» бүлекчәсендә тренер Сәйфетдинов Д.Ф. җитәкчелегендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган шөгыльләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре арасында «Күңелле стартлар» уздырылды
2019 елның 4 ноябрендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Биектау шәһәренең «Биектау » командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак.
Мияссәр Мансуровка багышлап язылган “Кояш Ятмас Дусай ягыннан чыга” дигән китапны тәкъдим итү кичәсе булды
Алар Вахитов исемендәге хуҗалыкта булып, азык цехының эшчәнлеге белән таныштылар. Кунакларны хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов каршы алды.
23 октябрь көнне, Починок-Кучук авыл җирлегендә район мәдәният йорты хезмәткәрләренең семинар - киңәшмәсе булып узды. Җыелышта район мәдәният йорты директоры, мәдәният хезмәткәрләре һәм Починок Кучук авыл җирлеге башлыгының докладлары тыңланды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. "Татар егете-2019 " конкурсы финалын уздыру
2. "Татар кызы-2019" конкурсын уздыру
3. Театр елына багышланган фестиваль нәтиҗәләре турында.
Шулай ук киңәшмә барышында район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан район мәдәният йортына профсоюз рәисе сайланды.
22 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Мәскәүдә«Danone Россия» компаниясе генераль директоры һәм Россия, БДБ, Төркия һәм Якын көнчыгыштагы яңа сөт продуктлары бүлекчәсе вице-президенты Чарли Каппетти белән очрашты.
«Наше время – Безнең заман " эшче яшьләр иҗатының VII ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион фестивале»
Россия Федераль салым хезмәтенең, Татарстан Республикасы буенча №10 районара инспекциясе
салым түләүчеләр-физик затлар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә!
2019 елның 25 октябрендә 8.00 дән 18.00 гә кадәр