Икмәк - дөньяда иң әһәмиятле ризыкларның берсе, тормышыбызның бер генә көне дә аннан башка узмыйдыр мөгаен. Шуңа күрә аның үз бәйрәме – бөтендөнья Икмәк көне булуы гаҗәп тә түгел, ул ел саен 16 октябрьдә билгеләп үтелә.
2019 елның 18-20 октябрендә Мамадыш шәһәрендә 2009 елгы командалар арасында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призларына турнирның 1 нче этабы узды.Турнирда катнаштылар«Олимп» Мамадыш .«Черные пантеры» Байлар Сабасы,«Серебряные волки» Алабуга, «Чаллы-2» Яр Чаллы, « Акулы « Кукмара. «Айсберг» Менделеевск шәһәре.
19 октябрь көнне бөтен дөнья буенча дүртенче тапкыр "Татарча диктант" дип аталган белем бирү акциясе узды. Исегезгә төшерәбез, ул ирекле һәм түләүсез нигездә үткәрелә, дөрес итеп язылган, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән һәм орфографик һәм грамматик кагыйдәләрнең белем дәрәҗәсен тикшерергә мөмкинлек бирә.
19 октябрьдә Санкт-Петербургта Хәсән базарында “Уңыш - 2019” бәйрәме кысаларында “Татар утары” павильонын ачу тантанасы узды.
Рүзәл Анисимов (30 кг авырлык категориясе ,А.М.Булатов исемендәге лицей) өченче урынны алды. Яшь спортчыны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.
Илназ Хузин(65 кг, А.М.Булатов исемендәге лицей)-икенче, Ранил Газизуллин (45кг, А.М.Булатов исемендәге лицей), Максим Исаев (55кг, Кукмара 4 нче урта мәктәбе) һәм Артем Григорьев (50кг, Сосновка гимназиясе) өченче урынны яуладылар. Спортчыларыбызны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез.
«Зилант» спорт мәктәбе администрациясе кызларны, ата-аналарны һәм аларның мәктәпләрен котлый, аларга күрсәткән ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә, сәламәтлек һәм укуларында, спортта уңышлар тели.
МБУ «Яшьләр (яшүсмерләр) клубы "Ялкын" да тәрбияләнүчеләр Кукмара туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
2019 елның 19 октябрендә Казан шәһәре Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежында " ГТО без границ» спорт фестивале узды. Чара барышында фестивальдә катнашучылар ГТО нормативларын тапшырдылар. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының җайлаштырылган сынаулары арасында кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, тартылу, сыгылу, тупны максатка ыргыту, каршылыклар полосасы һәм башкалар бар иде. Моннан тыш, барлык теләүчеләр дә төрле мастер-классларда катнаша алдылар.
19 октябрь Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде.