ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 3-6 октябрендә Казан шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбе тренеры һәм спортчысы Альберт Шәңгәрәев, спортчы Айрат Шәңгәрәев (тренеры Марес Бәдертденов) 74кг һәм 90кг авырлык категорияләрендә көрәш самбосы буенча « Татарстан Республикасы Президенты Кубогы» халыкара турнирында катнаштылар һәм көмеш призерлары булдылар.

Балыклы авылы китапханәсендә "Карбыз көне" бәйрәме үткәрелде! Бу бик файдалы продукт. Карбыздан бик күп тәмле ризыклар пешерергә була. Тикмәгә генә дөньяның кайбер илләрендә карбыз һәйкәлләре куелмаган. Балалар карбузны нинди сынамышлар буенча сайларга кирәклеген, аның өлгер һәм баллы булуын беләләр. Балалар тиз йөрешле карбыз ашау бәйгесендә катнаштылар һәм чын күңел күтәренкелеге һәм тәм алдылар! Карбыз белән күңелле булды!


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 12 октябрендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Алабуга шәһәренең «Серебряные волки» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак

 2019 елнын  6 октябрендә 2008 елгы  командалар  арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге матчы узды, Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм  Арча шәһәренең «Драконнар» командалары  арасында.  Уен «Драконнар» команда  файдасына 5:6(б) исәбе белән тәмамланды.

Р.Мөхәммәтшин  стадионында  тренер Д. М. Ибәтова җитәкчелегендә «тау чаңгысы спорты» бүлегендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре арасында гаилә спорт ярышлары узды

Трыш авылы китапханәсендә  1-6 сыйныф укучылары  белән  «Тормышыбыз бизәге сез» дип исемләнгән укытучылар көне үтте. Әлеге чараның хөрмәтле кунагы ветеран укытучы Гайнетдинова Рузалия апа сөйләгәннәрне укучылар яратып зур кызыксыну белән тыңладылар.

Анда 80 ел гомеренең 46 елын туган авылына, хуҗалыкка хезмәт итүгә багышлап, тырыш, намуслы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булган авылдашыбыз Сәгыйдулла Кәримуллин хөрмәтләнде

Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, 1-2 сыйныф укучылары өчен “Әдәплелек кагыйдәләре” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әлеге чара укучыларга дуслык, итәгатьлелек, кешеләргә карата нечкә күңеллелек hәм хөрмәт формалаштыру максатыннан үтте.

4 октябрьдә, "Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты" республика конкурсының район туры җиңүчеләре – Пычак авыл клубы мөдире, Зур Кукмара, Түбән Өскебаш, Кәркәүч мәдәният йортлары директорлары Балтач районында узган зона этабында катнаштылар. Конкурс 3 этапта узды: мәдәни-ял итү учреждениесе эшчәнлеге турында папка-портфолио бирү; филиал җитәкчесен яки хезмәткәрен телдән яклау; иҗади номер. Өстәмә рәвештә мәдәният хезмәткәрләре жюри әгъзаларын КДУның эш документлары белән таныштырдылар. Безнең катнашучылар конкурста барлык этапларны да уңышлы үтәделәр.
Хәзер нәтиҗәләрне генә көтәсе кала, уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International